Барлык яңалыклар
Киңәш базары
5 март 2021, 13:06

Бал белән бөерләрне дәвалыйбыз

Балда мең төрле сихәт барлыгын барыбыз да белә. Аның ярдәмендә тәндәге бөтен авыруларны да диярлек дәвалап була. Шул исәптән, бөер-бәвел куу системасындагы, җенси өлкәдәге авыруларны да. Түбәндә шундый берничә рецепт тәкъдим итәбез.

Балда мең төрле сихәт барлыгын барыбыз да белә. Аның ярдәмендә тәндәге бөтен авыруларны да диярлек дәвалап була. Шул исәптән, бөер-бәвел куу системасындагы, җенси өлкәдәге авыруларны да. Түбәндә шундый берничә рецепт тәкъдим итәбез.
  1. БАЛ ҺӘМ СУ
  2. Таҗик халык медицинасы буенча, баллап су эчү тән кипмәве, тире яшь килеш саклануы өчен бик яхшы. Шулай ук әлеге гади генә чара ирләрнең җенси көчен арттыра, бәвел куу системасын һәм эчәклекне тазарта, анда җәрәхәт булганда, тиз арада аның бөтәшүенә ярдәм итә.
    1. БАЛ, КАМЫРЛЫК (ШИПОВНИК) ТӨНӘТМӘСЕ, ЛИМОН
    2. Бөерләр авыртканда, яисә бәвел куу юллары авыру булганда, көненә 80 – 120 грамм балны лимон суты яисә камырлык (шиповник) кайнатылган су белән кушып эчәргә кирәк. Бу чара шулай ук балаларда бәвел тотмаганда да ярдәмгә килә.
      1. БАЛ, ЗӘЙТҮН МАЕ ҺӘМ ЛИМОН СУТЫ
      2. Барлык компонентлар да тигез микъдарда алына. Аннары бергә кушыла һәм суыткычта саклана. Көненә 3 тапкыр берешәр аш калагы күләмендә эчәргә кирәк.
        1. БАЛ ҺӘМ АЛМА СУТЫ
        2. Бер чәй калагы бал ярты стакан алма суты белән бергә кушыла. Яхшылап болгатыла. Кушылманы икегә бүлеп, таң белән һәм йокы алдыннан эчәргә кирәк.
          Әлеге чараларны куллансагыз, бөерләрегез һәрвакыт сәламәт, йөзегез алсу булыр, күңелегездә һәм буыннарыгызда дәрт уйнап торыр. Бәйрәм белән!
          Фото: womond.com
          Читайте нас: