Барлык яңалыклар
Киңәш базары
6 гыйнвар 2021, 16:07

Мин ничек ангинаны җиңдем

Бу ысул тиз арада чирне җиңәргә булышлык итә.

Кышкы салкыннар башлангач тамак авыртуы – ангина белән авыручылар арта. Ләкин аны коронавирус белән бутарга ярамый. Ангинада тән температурасы 38 градуска җитә, ашап булмый, апптетит бетә, хәлсезлек күзәтелә. Авызны ачып миндальсыман бизләрне карасаң, анда ак төрткеләр күренә. Коронавирус вакытында болар күзәтелми.
Халык арасында ангинадан котылу юллары күп кенә. Ләкин нәтиҗәлеләре бик аз. Миңа шундый бер ысул турында ишетергә туры килгән иде. Аның буенча, 100 миллилитр аракыны җылытып, тамакны чайкап төкергәннән соң ярты стакан керосин алып, таякчыкка мамык манып, шуның белән тамакны сөртү. Шәхсән үзем ул ысулны кулланганым булмады. Чөнки үз ысулым бар.
Мин балачакта ангина белән шактый гына җәфаланган кеше. Бер вакыт операциягә салдылар һәм ясамый гына бер ысул белән тамакны дәваладылар. Табиблар фурацилин дип аталган сары төстәге сыекчаны зур кәкре энәле шприцка суыртып алып тамакка сиптерделәр. Басым белән сиптерү нәтиҗәсендә ак таплар кубып, тамакның тышчасы тазарып калды. Бу бик нәтиҗәле ысул булды.
Ләкин минем ысул тагы да яхшырак. Бер стакан кайнаган су җылымса калганнан соң аңа 10-12 тамчы йод, берәр чәй калагы тоз һәм аш содасы салам. Шуннан таякчыкка мамык урап, сыекчага манып шуның белән ак тапларны куптарам. Азак калганы белән чайкап та куям. Бу сыекча фурацилин һәм тамакка таякчык белән сөртә торган люголя даруыннан нәтиҗәлерәк. Аллаһка шөкер, соңгы елларда бу чир интектерми. Ә бу ысул белән ангиналары нык азган кешеләрне дәвалаганым булды.
Медицина нинди генә көчле булса да, дару эчеп кенә тиз арада тамактагы ак тапларны җиңеп булмый. Ә бу ысул тиз арада чирне җиңәргә булышлык итә. Сыекчада йод булу сәбәпле, инфекция китә дип куркасы юк.

Фото: yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=ангина
Читайте нас: