Барлык яңалыклар
Киңәш базары
22 декабрь 2020, 15:40

Тозның файдасы

Сулыш юлларына тозлы һава килешә. Аның белән дәвалануның яңа бер ысулы бар икән.

Томау, сулыш юллары ялкынсыну кебек авырулар кайчакта бик озакка китә, айлар, хәтта еллар буена сузыла. Мондый чакта табиблар диңгезгә барырга киңәш итә. Ник дигәндә, аның һавасы ук дәвалый. Тозның сәламәтлеккә файдасы элек-электән үк билгеле. Оренбург өлкәсендәге тозлы Илек күлләре дә юкка гына популяр түгел. Аеруча буыннар, бил сызлау, астма, тире авыруларыннан шифасы бар. Тик менә коронавирус пандемиясе шартларында, гомумән, юлга чыгу хәвефле. Ләкин тоз белән өй шартларында да төрлечә дәваланып була.
  • Мендәр тышлыгына 1 кг тоз салып, авызын бәйләп, көндез җылылык батареясенә куегыз. (Яисә 1 стакан тозны чиста киҗе-мамык оек эченә салырга була.) Кичен йокларга ятканда бу тозлы капчыкны баш астына салып яталар. Тукыма аша үтеп чыккан тоз тузаны сулыш юлларына килешер. Ә җылы тозны борын читләрендә, борын өстендә тотып тору үзенә күрә физиотерапия ролен үтәр. Бил сызлаганда, тозлы капчыкны бил астына салып яталар. Ягъни сез йоклыйсыз, ә тоз төн буена сезне дәвалау белән шөгыльләнә.
  • 1 стакан тозны 1 литр җылы суга салып, бу тозлы су суынганчы аякларыгызны шунда тотсагыз, баш авыртуның, нерв киеренкелегенең кимүен, кан тамырларыгызның спазмнан арынуын тоярсыз.
  • Ваннага 1 кг тоз я диңгез тозы салып юынуның шифасы көчле.
  • Бер стакан җылы суга 1 чәй кашыгы тоз салып, тамакны чайкату тамак шешүдән килешә. Бу эремәгә бер чәй кашыгы аш содасы, 2-3 тамчы йод салганда, бигрәк тә яхшы.
  • Ярты стакан кайнаган җылымса суга бер чеметемдәй генә тоз салып, пипетка я шприц, һичьюгы чәй кашыгы белән борын тишекләрен көненә 2-3 тапкыр юдырту хроник томаудан коткарырга сәләтле.
  • Ә менә сулыш юлларын тозлы һава белән дәвалауның яңа бер ысулын Хисаметдин ага Исмәгыйлев тәкъдим итте.
    1. 0,5 я 1 литрлы кавырсын (пластик) шешәгә өч тишек тишеп, шунда көпшәләр төшерәбез. Мондый көпшәләрне аптекаларда я ветеринария аптекаларында сатыла торган система көпшәсеннән кисеп ясап була. Шулай ук балалар сут эчә торган көпшәләрне дә кулланырга мөмкин.
    2. Шешәгә тоз һәм җылы су салабыз. Салкын һава суламас өчен, бу шешәне җылы урында саклау кулай.
    3. Һаваны шешә авызыннан авыз белән сулап, сулышны борын аша чыгарабыз.
    4. Бу рәвешле сулыш алганда, һава, көпшәләр һәм тоз эремәсе аша үтеп, тоз парлары белән туена. Эремә куе һәм шешәнең яртысыннан күбрәк булса яхшырак. Төптә эреп бетмәгән тоз катламы булсын. Шешәдәге тишекләрне зур итмәскә кирәк, юкса, һава алар аша йөриячәк. Я инде бу урыннарны скотч белән томаларга була.
      ***
      Барлык бу ысулларны ялкынсыну үткәч, тән температурасы нормаль чакта гына кулланырга мөмкин. Шулай ук табиб белән киңәшләшү мотлак!
      Сәламәт булыгыз, дуслар!
      Халык медицинасы рецептлары буенча әзерләнде.
      Читайте нас: