Барлык яңалыклар
Киңәш базары
14 декабрь 2020, 13:45

Кышын янгыннар күбәя

Декабрьнең беренче ункөнлегендә янгында 24 кеше һәлак булган – бу узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. Янгыннан саклану өчен нишләргә?

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров республика халкына мөрәҗәгать итте. Төбәктәге янгыннар буенча статистика мәгълүматлары яхшыдан түгел: декабрьнең беренче ункөнлегендә янгында 24 кеше һәлак булган – бу узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк.
«Кыш җитү белән янгыннарда һәлак булучылар саны кискен артты. Янгыннарның төп сәбәпләре билгеле: тәмәке тартканда саксыз эш итү; электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу; мич якканда ваемсыз кылану», – ди ведомство җитәкчесе.
Фаҗигага юл куймау өчен түбәндәге кагыйдәләрне онытмаска кирәк:
– сүндерелмәгән тәмәкене теләсә кая ташламагыз, бинада тәмәке тартмагыз, электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә һәм мич якканда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәгез;
– үзегез ясаган һәм төзек булмаган электр җылыткычларын кулланмагыз;
– торактагы кечкенә сирена – янгын турында хәбәр итүче махсус җиһаз – нәтиҗәле чара. Мәсәлән, мондый сиреналар 486 кешене, шул исәптән 203 баланы, коткарырга мөмкинлек биргән, 10 декабрьдә төнлә, Дәүләкән шәһәрендә, янгын турында хәбәр итүче махсус җиһаз тавышыннан уянып, янгын урыныннан 5 кеше, шул исәптән 3 бала котылып калган.
Шулай ук балаларга янгын вакытында гамәлләр алгоритмын өйрәтү мотлак. Бу алгоритмны белгәндә, күп кенә фаҗигаларны булдырмый калырга мөмкин булыр иде.
Янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышмагыз!
Исерек хәлдәге якыннарыгызга һәм танышларыгызга, шулай ук караучысыз балаларга күз-колак булыгыз.
Читайте нас: