Барлык яңалыклар
Киңәш базары
30 ноябрь 2020, 01:09

Кешенең холкы кан төркеменә бәйле

Кан төркеменең холыкка йогынтысы булуын ачыклаган.

Японнар беренче танышканда кешенең нинди кан төркеменнән булуы белән кызыксыналар. Чөнки алар кан төркеменең холыкка йогынтысы булуын ачыклаган.
Каны 1нче төркемдә булган кеше – тумыштан ук лидер: үз алдына нинди дә булса максат куйса, җиңгәнче көрәшәчәк. Ул алга таба хәрәкәт итәр өчен дөрес юнәлешне табарга сәләтле. Үз көченә ышана, әмма хисләргә дә бирелеп китүчән. Аның йомшак яклары да бар: көнчел, ыгы-зыгылы, мин-минлеге бик көчле.
2нче төркем кан гармониягә омтылучы, тынычлык һәм тәртип яратучы кеше турында сөйли. Аралаша белә, сизгер һәм кешегә карата хәерхаһлы. Кимчелекләре: үҗәтлек-кирелек һәм онытылып ял итә белмәү.
3нче төркем кан – формалашып беткән индивидуалист. Ягъни, аның үз мәнфәгатьләре иң беренче урында. Ачыктан-ачык, демонстратив рәвештә үзенә ничек кирәк, шулай эшли. Бар нәрсәгә тиз җайлаша, холкы сыгылмалы, фантазиягә бай. Әмма мөстәкыйль булырга омтылу артыкка китеп, аның йомшак ягына әйләнә.
4нче кан төркеме кешеләре тыныч, басынкы. Гадәттә, аларны яраталар һәм, кагыйдә буларак, алар янында кешеләр үзләрен яхшы хис итә. Алар кешенең күңелен ача белә, шул ук вакытта әдәпле һәм гадел. Әмма кайвакыт кискен булалар, шуның өстенә, озак вакыт икеләнәләр һәм бер карарга килә алмыйлар.

Фото: yandex.ru/images/searchtext=кровь&from
Читайте нас: