Барлык яңалыклар
Киңәш базары
29 ноябрь 2020, 09:29

Ашказаның авыртамы? Бал аша!

Бал элек-электән вирусларга каршы торучы, салкын тигәндә уңышлы дәва чарасы буларак билгеле. Әмма балның йөрәк авыруларын, югары кан басымын, ашказаны ялкынсынуын һәм ашказаны җәрәхәтен (язва) дәвалаганда да кулланылуын барыбыз да белмидер әле.

Бал элек-электән вирусларга каршы торучы, салкын тигәндә уңышлы дәва чарасы буларак билгеле. Әмма балның йөрәк авыруларын, югары кан басымын, ашказаны ялкынсынуын һәм ашказаны җәрәхәтен (язва) дәвалаганда да кулланылуын барыбыз да белмидер әле.
Мәгълүм булуынча, бал бу вакытта ике яклап йогынты ясый: ашказаны элпәсен тергезә һәм бөтен организмны, шул исәптән нерв системасын ныгыта. Соңгысы аеруча мөһим, чөнки ашказаны җәрәхәте – артык нервлану, стресслар нәтиҗәсе буларак килеп чыга. Мондый авыруларга балны ашка кадәр 1,5-2 сәгать кала, яки ашаганнан соң 3 сәгать үткәч куллану яхшы. Иң яхшысы – иртәнге һәм төшке аш алдыннан, ә кичен – кичке аштан соң. Урта Азиянең танылган табибы Әбүгалисина бал гомерне озайта, дип исәпләгән һәм 100гә кадәр яшисегез килсә, бал ашагыз, дип әйтә торган булган.
Чөнки бал йөрәкне тиз үзләштерелә торган глюкоза белән туендыра һәм шуның аркасында кан тамырлары киңәя, кан әйләнеше яхшыра икән.
Медиклар һәм диетологлар раславынча, хәлеңне җиңеләйтү өчен, көненә 50 грамм бал ашау да җитә. Югары кан басымын җайга салу максатында балны яшелчә сутлары кушып кулланалар. Бер стакан чөгендер, шул ук микъдардагы кишер, керән (кыргычта кырылган керәнне 36 сәгать суда төнәтәләр) һәм лимон сутына бер стакан бал кушып болгаталар. Бу катнашманы ике ай дәвамында, көненә ике, өч тапкыр ашарга бер сәгать кала яки ашагач, ике-өч сәгатьтән соң кабул итәләр.
Бал шулай ук бавырны да дәвалый. Андагы глюкоза ит тукымасын тукландырудан тыш, гликоген запасын үстерә һәм тукымаларда алмашу процессларын яхшырта. Бавыр – ул бактериаль һәм химик агуларны зарарландыручы фильтр, ә гликоген «фильтрның» әнә шул функциясен көчәйтә, димәк, организмның һәр төрле инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра.
Фото: sm-news.ru
Читайте нас: