Барлык яңалыклар
Киңәш базары
19 ноябрь 2020, 15:00

Көз умарта алалармы?

Умартаны көзен сатып алу кирәкме? Тәҗрибәле умартачылар бу хакта нәрсә уйлый?

"Шуны исеңән чыгарма – кортлы умартаны көз җиткәч, арзан булса да, сатып алырга ашыкма. Кортларың кышлату вакытында үләргә мөмкин. Андый умарталарны кышлату урыннарыннан бакчаларга чыгарач кына, азыгы барын карап, күчнең нинди хәлдә булуын үзең күреп, алырга кирәк. Кышлау урыннарыннан исән-сау чыккан корт гаиләләре көчле була. Ана корт берничә рамда үрчем салган һәм сигез-тугыз рам арасында кортлар тулы күренә икән, гаилә куәтле, дигән сүз. Мондый умартаңдагы кортларга ярдәмне тора-бара да күрсәтсәң, ул тагын да көчәячәк, табыш башлану чорына әзерлек белән киләчәк. Нектарны мулрак бүлеп чыгара торган культуралар чәчелгән басулар янына да чыгарсаң, табышны тагын да күбрәк җыяр.
Җәен аерылып чыккан күчләрне һәвәскәр умартачылар да сатучан. Моннан башка бал кортларын күпләп үрчетү буенча махсуслашкан хуҗалыкларда, таныш белгечләрдән сорашып белергә мөмкин бит әле. Бал кортларын махсус пакетларга салып, сату турында матбугат битләреннән, рекламадан укып та белергә була. Моны даими рәвештә күзәтеп барырга гына кирәк. Ялгышмассыз. Умартачылык товарлары сату кибетләрендә дә күп нәрсә белергә, сатып алырга мөмкин. Аларда умарталарның яңаларын күрергә, төрле формаларын сайларга, корт күчләре, корт аналарын сатучылар турында да белешергә була.
Тик күп акча җыю, шулай ук баю турында гына уйлаган умартачылардан сак булырга тырышыгыз. Биргән корт күчләре синең бакчаңда яхшы яшәп, эшләвен теләгән кеше белән генә тыгыз бәйләнеш тотарга, файдалы киңәшләрен дөрес итеп тормышка ашырырга һәм бал кортларын яратырга кирәк. Чын дуслар белән очрашсагыз, алар сезгә үзләре белгәнне яшермичә сөйләр, елның теләсә кайсы вакытында да умарта кортлары белән ничек эшләү, балны ничек уңайлы җыйдыру тәҗрибәләре белән уртаклашыр. Кирәккәндә башка ярдәмнәрен дә күрсәтерләр".
Әгъдәл НИЗАЕВның "Умартачы буласың килсә" (Чакмагыш, 2012) китабыннан.
(Автор стиле сакланды.)
Читайте нас: