Симерү – замана авыруы. Ул үзе белән бергә йөрәк-кан тамырлары авыруларын да алып килә һәм, ахыр чиктә, үлемгә дә китерергә мөмкин. Тик артык авырлыктан ничек котылырга соң? Түбәндәге язма шул хакта.
Авызыгызга алган ризыкны ким дигәндә 25 тапкыр чәйнәп йотсагыз, икеләтә файдалы булыр: беренчедән, яхшы чәйнәлгән ризыкны ашказан җиңел эшкәртә; икенчедән, уртка массаж ясала, ә ул пародонтоз авыруын булдырмаска ярдәм итә.
Кунакка барырга җыенсагыз, өегездә чиле-пешле ике йомырка гына ашагыз. Ашыйсы килгәнне басар өчен шул ярап тора.
Ашап туйганнан соң чәй белән тәмле-томлы ризыклар ашарга яратсагыз, үзегезне-үзегез алдан карасагыз – десертка диетик эремчек ашагыз.
Ябыгам дип көннәр буенча ач тору бик авыр. Шуңа күрә эремчек яки бәрәңгедән төрледән-төрле ризык әзерләп, шуны гына ашап торыгыз.
Табада кыздырып пешерелгән ризыкны кем генә яратмый икән? Әмма ул ашказаны, бавыры авырткан кешегә бер дә файдалы түгел. Ризыкны майда көйдермәс өчен махсус эшләнгән тефлон таба сатып алыгыз.
Көненә бер генә тапкыр булса да чи яшелчәдән торган салат ашарга тырышыгыз. Яшелчәләрдә калория аз булса да, витаминнарга бай була.
Ипи, колбаса һәм сырны бик юка итеп телегез.
Дөгедә натрий (организмдагы сыеклыкны бер-берсенә куша) бик аз, ә калий күп. Әгәр атнага бер тапкыр гына булса да дөге көне оештырып, аны майсыз гына ашасагыз, 1 килограммга кадәр ябыгырсыз.
Кечерәк тәлинкәдән ашарга тырышыгыз.
Ач көе кибеткә бармагыз – кирәгеннән артык ашамлык җыеп кайтырсыз.
Телевизор алдында утырып ашамагыз. Ашау турында гына уйлап, әкрен генә, ләззәтләнеп ашагыз.
Өегездә баллы ризыклар күп булса, кәнфит, шикәр суырып йөрсәгез, ябыгырмын дип уйламагыз да.
Ашар алдыннан һәрвакыт бер стакан минераль су эчеп җибәрү бик әйбәт. Ашказаны тулып китә һәм ашыйсы килү әлләни сиздерми. Минераль су белән организмга минераль матдәләр дә керә, ризык та тиз эшкәртелә.
Шикәрсез сагыз чәйнәп йөрсәгез, ашыйсы килгәнне сизмәссез.
Атнага бер тапкыр балык көне оештырыгыз. Организмыгызны бер атнага Д витамины белән тәэмин итәрсез. Диңгез балыгы булса, бигрәк тә яхшы. Чөнки ул кандагы холестеринны киметә.
Өегездә һәрвакыт киптерелгән җимеш тотыгыз. Ашыйсы килгән чакта 3-4 кара җимеш яки берничә телем алма кабып куегыз.
Көне буена бернәрсә ашамыйча сок кына эчеп торсагыз, шунда ук 500 грамм авырлыгыгыз кимер. 3/4 литр сок, теләгән кадәр минераль су һәм үлән чәе. Әмма мондый көн атнага бер тапкыр булса җитә.