Барлык яңалыклар
Киңәш базары
30 сентябрь 2020, 18:36

Хәтерне ныгытыр өчен

Хәтерне яхшырту өчен нәрсә ашарга?

Хәтерне яхшырту өчен кишер ашарга кирәк. Ул баш миендәге матдәләр алмашын яхшырта.
Нәрсә дә булса ятлар алдыннан кишерне кырып көнбагыш мае белән ашасагыз, бөтен җөмләләр дә исегездә калыр.
Әгәр дә бик зур күләмле әйбер ятларга кирәк булса, көн саен бер стакан ананас согы эчегез. Ананасны актерлар һәм җырчылар нәкъ менә шул хәтерне яхшыртуы өчен яраталар.
Вакытлыча гына берәр нәрсәне (мәсәлән, бүген нәрсә эшләргә, ниләр сатып алырга) истә калдырырга кирәк булганда авакадо ашап кую ярдәм итәр.
Имтиханнар вакытында чикләвек, кәбестә ашау файдалы. Креветкалар игътибарыгызны көчәйтә. Инжир яңа ачышлар ясарга ярдәм итәр.
Суган баш миенә кан килүне яхшырта, аның арганлыгын бетерә.
Кыска гына вакыт эчендә чит тел өйрәнергә теләүчеләр күп итеп лимон ашасыннар. Андагы С витамины яңа мәгълүматны җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә.

Фото: nevelsklib.ru
Читайте нас: