Барлык яңалыклар
Киңәш базары
30 сентябрь 2020, 21:30

Эчү – файдалы, тарту – зыянлы

Исерткеч эчемлекләрне көн саен тиешле күләмдә генә куллану сезнең гомергә өч ел өсти.

Иң мөһиме – нервыларыгызны саклагыз. Әгәр кызып китәсез икән, савыт-саба ватыгыз. Савыт-саба ватылу бәхеткә диләр. Япониядә хәтта савыт-сатып алып вата торган махсус урыннар да бар. Аларда арзанлы, сыйфатсыз савыт-саба сатыла.
Стресска каршы иң яхшысы – кичен 100 грамм эчеп кую, моны академик Чазов та хуплый. Исерткеч эчемлекләрне көн саен тиешле күләмдә генә куллану сезнең гомергә өч ел өсти. Ә инде алькогольне гадәттән тыш күп куллану 8 ел гомерне кыскарта.
Америкада һәм Англиядә яшәүчеләрнең нибары 25 проценты тәмәке тарта. Ә бездә тартучылар саны барлык халыкның 60 проценттан артыгын тәшкил итә. Көненә 2 кап сигарет тартсагыз, гомерегезнең 12 елы юк дип исәпләгез. Кем ара-тирә генә тарткалый – алар да ике ел гомерләрен кыскарталар.

Фото: fototelegraf.ru
Читайте нас: