Барлык яңалыклар
Киңәш базары
24 сентябрь 2020, 16:40

Грипп, бронхит, ангинаны дәвалау серләре

Көзге чорда грипп, бронхит, ангина кебек авырулар безне сагалап кына тора. Түбәндәге язма сезне дарулар кулланмыйча, халык медицинасы ярдәмендә бу авырулардан котылу серләре һәм ата-бабаларыбыз кулланган дәвалау чаралары белән таныштырыр.

Көзге чорда грипп, бронхит, ангина кебек авырулар безне сагалап кына тора. Түбәндәге язма сезне дарулар кулланмыйча, халык медицинасы ярдәмендә бу авырулардан котылу серләре һәм ата-бабаларыбыз кулланган дәвалау чаралары белән таныштырыр.
Салкын тиеп тавыш беткән чакта, бронхит белән җәфаланганда борынгы халыклар литр ярым су кайнатканнар да, шул гөжләп кайнаган суга 400 грамм көрпә салганнар, аннары, бераз шикәр өстәп, шул сыекчаны татлыландырганнар. Авырудан тәмам савыкканчы шушы төнәтмәне кайнар килеш эчкәннәр.
Ата-бабаларыбыз исә бронхит белән авырганда һәм ютәл төшкәндә кара торманы файдаланганнар. Торманы кыргыч аша үткәреп, сутын марля аша сыгып алалар. Бер литр сутка 400 грамм бал кушып бутыйлар. Баллы сутны ашар алдыннан һәм кич йоклар алдыннан икешәр калаклап эчәләр.
Коры ютәл белән җәфаланганда болай дәваланалар: 60 грамм борычны 250 грамм ак виноград шәрабына кушып кайнатасың да, сөзеп, шушыны кайнар килеш көненә өч тапкыр эчәсең. Шуңа өстәп, зур гына бер баш суганны кыргыч аша үткәреп, каз мае белән бутыйсың һәм көн саен кич йокларга ятар алдыннан күкрәгеңне шушы катнашма белән уасың. Аны берәр калаклап ашарга да мөмкин.
Балаларны исә (имчәк балалардан башкаларын) бронхит белән ютәлдән халыкта болай дәвалыйлар: торманы вак кына итеп турарга да кәстрүлгә салып, өстенә шикәр комы сибәргә, шуннан аны духовкада ике сәгать буена пешерергә кирәк. Соңыннан аның сутын марля аша сөзәсең. Шул сутны балага көненә 3-4 тапкыр ашар алдыннан һәм йокларга яткырганда икешәр чәй калагы эчерәсең. Борынгы заман табиблары ютәлне чи торма суты белән дә дәвалаганнар. Алты-җиде данә торманы юка гына телемнәргә телгәннәр һәм һәрбер телемгә шикәр комы сибеп чыкканнар. Ярты көннән соң торманың суты чыга башлый. Аны сәгать саен берәр калаклап балага эчергәннәр.
Суык тиюдән һәм ютәлдән бал катыштырып кайнатылган шалкан суты да яхшы ярдәм итә. Яз көне ютәлдән каен суы эчү дә файдалы.
Ангина белән авырганда элек халыкта көненә 3-4 тапкыр берәр чәй калагы яңа сыгып алынган башлы суган суты кулланганнар һәм тамакны нарат җимешенең куе төнәтмәсе белән чайкатканнар.
Ларингит (тамак авыруы) белән интеккәндә тамакны көненә 5-6 тапкыр түбәндәгечә әзерләнгән төнәтмә белән чайкатканнар: өч өлеш – шалфей үләне яфрагы, өч өлеш – ромашка чәчкәсе, дүрт өлеш приворот үләне әзерләнә. Шуларның барысын бергә кушып, яхшылап бутыйсың. Шуннан бер бал калагы катнашманы бер стакан кайнар суда пешереп, 30 минут буена төнәтәсең дә сөзеп аласың.
Нарат үләне яфрагын, нигездә, бөер һәм сидек куыгы авыртканда кулланалар. Аның төнәтмәсен шулай ук шикәр авыруы (диабет), матдәләр алмашынуы процесслары бозылганга, остеохондроз, подагра, ревматизм авыруларын дәвалаганда да, бөергә таш утырганда да, гипоацид гастриты (ашказаны авыруы) вакытында да, балаларның бәвеле тотмаган очракта да файдаланалар.
Ике аш кашыгы вакланган нарат җиләге яфрагын ике стакан кайнар су белән эмаль кәстрүлдә 15 минут кайнатасың да, 45 минут төнәтеп, сөзеп аласың. Шул төнәтмәне сидек юлына таш утырганда, цистит (бәвел куыгы шешү), ревматизм белән авырганда көненә 3-4 тапкыр берәр калаклап эчәргә кирәк.
Нарат җиләге яфрагы белән дәвалана торган авыруларны гамәлдә аның җимеше белән дә дәвалыйлар, аны шулай ук ут куыгына таш утыру, атеросклероз (йөрәк тамырлары шешү) авыруларын дәвалау өчен дә кулланалар.
Фото: stop-allergies.ru
Читайте нас: