Барлык яңалыклар
Киңәш базары
17 сентябрь 2020, 09:43

Пневмониянең барлыгын... эремчек күрсәтә!

Гадәттә, көз-яз айларында һәммәбез дә бер тапкыр булса да авырый торган грипп яки ОРВИ кебек авырулардан соң ютәл кала. Ютәлгә өстәп, соңгы вакытта халык арасында үпкә ялкынсынуы – пневмония чире дә нык таралды. Ютәлегез озак үтмәсә, җитмәсә, температурагыз да төшмәсә, сез пневмония белән авырмыйсыз микән? Моны гап-гади эремчек ярдәмендә тикшереп карап була. Язма – шул хакта.

Ютәл... Гадәттә, көз-яз айларында һәммәбез дә бер тапкыр булса да авырый торган грипп яки ОРВИ кебек авырулардан соң ютәл кала. Һәм аннан тиз генә котылырмын димә. Ютәл дарулары күп хәзер. Дарулар ярдәмендә дәвалану белән беррәттән компресслар эшләү дә бик мөһим. Ютәлгә өстәп, соңгы вакытта халык арасында үпкә ялкынсынуы – пневмония чире дә нык таралды. Ютәлегез озак үтмәсә, җитмәсә, температурагыз да төшмәсә, сез пневмония белән авырмыйсыз микән? Моны гап-гади эремчек ярдәмендә тикшереп карап була. Язма – шул хакта.
Иң гади кайнар компрессны болай эшлиләр: алма серкәсе белән суны 1:3 микъдарда алалар һәм бер чәй калагы бал салалар. Бу катнашмада салфетканы чылатып, күкрәккә һәм тамакка куегыз. Өстенә башта полиэтилен, соңыннан җылы шарф яки шәл ябарга кирәк. Компрессны 20 минут тотарга. Ютәл башланган чорда бу ысул бик файдалы.
Әгәр сезнең тирегә серкә яки спирт ярамый икән, компрессны сырадан да эшләргә мөмкин. Шул исәптән алкогольсез сырадан да. 200 миллилитр сыраны 30 градуска кадәр җылытырга һәм бер чәй калагы бал салырга.
Бронхиттан иң яхшы чара – балдан компресс. Сыек юкә балын күкрәккә яхшылап сөртәләр һәм пергамент яки кәгазь белән каплыйлар. Авыру юрган астына төренеп ятарга тиеш. Күкрәкнең бик нык җылынганын тойгач кына торырга һәм балны җылы су белән юып алырга. Соңыннан үсемлек маена берничә тамчы пихта яки эвкалипт мае тамызып, күкрәккә сөртергә.
Халык медицинасы да төрле компресслар тәкъдим итә. Мәсәлән, туктамый торган ютәлдә гап-гади үсемлек маен су “мунчасында” җылытып, тыгыз тастымалны шуңа манып, йөрәк өлешенә тимичә, авыруның күкрәген урыйлар. Өстенә полиэтилен кую ярамый! Пергамент ябарга кирәк. Җылы итеп уранып, төн буе шулай ятарга мөмкин.
Бронхиттан котылу өчен майлы компресс болай әзерләнә. Җылытылган үсемлек маенда чылатылган тастымалны боралар һәм кара шалкан сутына маналар. Авыруны гадәттәгечә урыйбыз. Компресссны 30-60 минут тоту яхшы. Әгәр бу вакыт үткәнче үк авыру бик нык яндыру тойса яисә нык тирләп чыкса, компрессны алыгыз, Тәнен яхшылап сөртеп, юып алыгыз, кызарган урыннар булса, вазелин сөртегез.
Борынгы сыналган чара – эремчек. Аның ярдәмендә хәтта үпкәләр ялкынсынуы барлыгын-юклыгын да белеп була. Башта эремчекне сүндерелгән, суынып барган мичкә яки торба өстенә куеп торабыз. Плитәдә җылытырга ярамый! Эремчек җылыга әйләнгәч, бер аш кашыгы бал салып бутыйбыз. Тастымал өстенә тигез итеп баллы эремчекне җәябез һәм йөрәк өлешенә тимичә авыруны төрәбез. Өстенә кәгазь куеп, җылы шәл белән урыйбыз, төнгелеккә калдырабыз. Әгәр иртәнгә эремчек пешкән, ләкин ак килеш калган икән, димәк, үпкәләр ялкынсынуы юк. Әгәр инде эремчек сарыга әйләнсә, яисә анда сары-яшел таплар булса, димәк, үпкәләрдә ялкынсыну бар.
Компресслар – нәтиҗәле чара, шулай да авыруны гомум дәваларга да онытмагыз. Табиб кушкан даруларны эчегез, күбрәк җылы эчемлекләр кулланыгыз.
Фото: 9111.ru
Читайте нас: