Барлык яңалыклар
Киңәш базары
28 август 2020, 16:02

Күңелгә көз кермәсен!

Тышта – җәйнең соңгы көннәре. Көз якынлаша. Иммунитет та кими, үзгәргән һава торышыннан күңел төшенкелеге дә башланырга мөмкин. Бу көннәрдә без сәламәтлегебез хакында аеруча кайгыртырга тиешбез. Түбәндәге язма – шул хакта.

Тышта – җәйнең соңгы көннәре. Көз якынлаша. Иммунитет та кими, үзгәргән һава торышыннан күңел төшенкелеге дә башланырга мөмкин. Бу көннәрдә без сәламәтлегебез хакында аеруча кайгыртырга тиешбез.
Тикшеренүләр күрсәтүенчә, салкын айларда без җылы вакытка караганда алты-җиде процентка күбрәк калория кулланабыз. Аеруча углеводларга өстенлек бирәбез. Азрак хәрәкәтләнә башлыйбыз һәм тән авырлыгыбыз арта. Күпләр декабрь-гыйнварда гына диетага утыру хакында уйлана башлый. Ләкин галимнәр фикеренчә, организмны чистартучы диетаны сентябрь-октябрь айларында ук тота башларга кирәк. Бу безгә көзге инфекция белән көрәшергә, иммунитетны ныгытырга ярдәм итәчәк.
Көннәр салкынаю, дымлылык кимү сәбәпле күпләрдә тиренең корылану проблемасы килеп чыга. Шуңа дымландыручы кремнар кулланырга, битлекләр эшләргә кирәк. Гади косметик чараларның ярдәме тимәсә, дерматолог киңәше таләп ителә.
Һавада дым азаю организмның каршы тору көченә начар йогынты ясый. Шуңа көз көне нәкъ бу вакытта өлгергән яшелчә-җимешне күпләп ашарга кирәк: кабак, алма, кәбестә һәм башкалар. Аларда С витамины, бета-каротин һәм башка файдалы матдәләр күп.
Физик күнегүләр хакында да онытмаска кирәк. Әгәр инде күнегүләрне, гимнастиканы яратмыйсыз икән, көн саен саф һавада җәяү йөрергә вакыт табыгыз. Инфекцияләргә каршы тору көчегез артыр, кәефегез яхшырыр, гәүдәгез матурланыр.
Әлбәттә, нәнәйләребез киңәшен дә онытмыйк – суган һәм сарымсакны даими кулланыгыз. Аларның файдасы әйтеп бетергесез.
Үз-үзегезне, сезне яратырга, кайгыртырга рөхсәт итегез, тормышны сөегез. Күңелегезгә көз кермәсә, грипп кебек авырулар сезнең организмга үтә алмас!
Читайте нас: