Барлык яңалыклар
Киңәш базары
7 август 2020, 00:48

ЭНЕРГЕТИК ВАМПИРЛАРГА БИРЕШМӘГЕЗ

Вампиризм балада, ата-ананың дөрес тәрбия бирмәү нәтиҗәсендә, сабый чагында ук үсеш ала.

Вампирлар – үз эченә бикләнгән, иң эгоист кешеләр. Алар кешенең энергиясен суыралар. Үзләре дә чирлиләр һәм донорларның сәламәтлеген дә какшаталар. Вампир кеше белән очрашканда, әңгәмәдәше үзен начар хис итә, йокысы килә башлый, сәбәпсезгә тынычсызлана. Өйдә, эштә, күршеләрдә берәрсе вампир булган очракта, якын-тирәдәгеләрнең хроник чирләре көчәя. Энергия суыручылар үзләре үк начар кәефләрен чыгару өчен “объект” эзли. Бар ачуларын чыгарып бетергәч, үзләрен яхшы хис итә. Елмая, көлә, тирә-юньдәгеләргә дә игътибарлы мөнәсәбәттә була. Әмма кабат “туклану” вакыты җиткәч, тиз кызучан, усал кешегә әверелә.
Вампиризм балада, ата-ананың дөрес тәрбия бирмәү нәтиҗәсендә, сабый чагында ук үсеш ала. Гаиләдә иминлек, мәхәббәт хөкем иткәндә генә бала кешелекле, мәрхәмәтле булып үсә. Әмма күпчелек ата-ана үз нарасыйларына катылык, битарафлык күрсәтә. Нәкъ шушы нигездә баладан вампир ясый.
Саклануга килгәндә, беренчедән, нервларыгызны ничек кенә сынасалар да, үзегезне контрольдә тотыгыз. Тотрыклылык һәм күңел тынычлыгы гына сезнең коралыгыз була ала. Икенчедән, энергия кул, аяк яки баштан чыга. Вампир белән аралашканда ике кул бармакларын бергә кушып, “йозак” ясап утырырга киңәш ителә. Өченче алым – аң дәрәҗәсендә уңай энергетикалы шар ясап, аны вампир өстенә ыргытырга кирәк. Әмма ул шарда сезнең бары тик яхшы фикерләрегез генә тупланган булырга тиеш. Зарланып утыручы әңгәмәдәш шул вакытта тынып калыр, дип ышандыра психологлар.

Фото: yvision.kz
Читайте нас: