2 кг чөгендерне юып, әчтерхан чикләвеге зурлыкта турап, 3 литрлы банка, кайнаган су суытып салырга, 4 көн өстәлдә тора, җыелган күбекне ала барырга, 150 г агызып, 150 чиста су өсти барасың. Ач карынга иртәле-кичле 3 атна буена эчәргә. Бу төнәтмә кан тамырларын, бөерләрне чистарта. Өлкәннәргә дә, балаларга да файдалы.
Бөтнек, мәтрүшкә, исле үлән кебек хуш исле үләннәрне җыеп киптереп, мендәр ясарга була. Йокысызлыктан интегүчеләргә менә дигән дәва. Аллергия генә булмасын.
Кишер яфрагын кичтән чәй кебек пешереп куеп, икенче көнне эчәргә мөмкин. Бер айлап эчсәң, бавыр чирләреннән, йөрәккә, күзгә шифа була. Аны кышкылыкка киптереп кую да яхшы.
Кишер яфрагында күп микъдарда кальций һәм яшел хлорофилл, шулай ук селен матдәсе, микроэлементлар, витаминнар бар. Төнәтмәсе лимфа системасын һәм канны токсиннардан чистартырга сәләтле. Ашказанының кислоталылыгын арттыра, шуңа да яфракларны даими кулланганда чама сакларга кирәк. Витаминнарның артык булуы организмга шулай ук зыянлы.
Җиләк җыйганда сары һәм зәңгәр мәтрүшкәләрне җыярга онытмагыз. Сары мәтрүшкә — алтмыш төрле авырудан, көрән мәтрүшкә җитмеш төрле авырудан дәва, ди бит безнең халык. Кышын бу ике үләнне чәй кебек пешереп эчкәндә ангина, томау кебек авыруларны җиңү җиңелрәк була.
Дару (аптека) ромашкасы да чәчәк атты. Аны җыеп, кышкылыкка киптерсәгез, авызны, тамакны чайкату өчен менә дигән антибактериаль төнәтмә булыр.