Барлык яңалыклар
Киңәш базары
11 июнь 2020, 19:35

Бавырны чистарту кирәк

“...Хәзер бит стресс күп. Күпләр аяк өсте ашый. Ризык та гел бертөрле булып китә. Нәтиҗәдә, корсак үсә, үт куыгында ташлар барлыкка килә, бавыр авырта башлый. Шуннан холестерин арта, шикәр чиренә дә ерак калмый. Моны булдырмау өчен бавырга ярдәм кирәк...”Чакмагыш авылында яшәүче, үләннәр телен белүче Зәнилә апа Салихова һәм аның дәва серләре хакында журналыбызның 4нче санына тәфсилле мәкалә әзерләнә, дуслар (Июнь ахырына кадәр 2нче яртыеллык өчен “Тулпар”га язылырга онытмагыз әле). Ә әлегә бавырны һәм организмны чистарту буенча берничә киңәш.

Хәзер бит стресс күп. Күпләр аяк өсте ашый. Ризык та гел бертөрле булып китә. Майлы, шикәрле азык-төлеккә өстенлек бирелә. Ә хәрәкәт аз. Яшьләрнең күбесе өстәл артында компьютерда гына утыра. Нәтиҗәдә, корсак үсә, бавыр авырта башлый. Шуннан холестерин арта, шикәр чиренә дә ерак калмый. Моны булдырмау өчен бавырга ярдәм кирәк.
Беренче ысул. Аш табынына кечкенә бер савытка кипкән әремне ваклап салып куегыз. Майлы аш, авыррак ризыклар ашарга туры килсә, әнә шул әремне пычак очына алып я бер чеметем генә кабып кую бавырга ярдәм итәр.
Икенче ысул. Ел әйләнәсенә вакыт-вакыт гөлҗимеш тамырын чәй урынына кулланырга кирәк. Аны елына ике тапкыр җыялар: җимешен койгач һәм кар ятар алдыннан. Даими төнәтеп эчкәндә, үт куыгындагы ташлар чәйдәге шикәр кебек эриячәк. Ләкин йөрәк, бөер авырулы, эч катудан интеккән, кан басымы түбән, тромбофлебит авырулы кешеләргә аны саклык белән куллану тиеш.
Гадәттә, чәй өчен термоска якынча 100 грамм тамырны ваклап салып, 1 литр кайнап торган су салалар һәм 12 сәгатьләп төнәтәләр.
Атеросклероз һәм югары кан басымыннан дәвалану өчен 70 грамм тамырны ваклап, өстенә 400 мл кайнар су коялар һәм ярты сәгать сүрән утта тоталар. Шуннан соң савытны җылы тукымага төреп 5 сәгатькә калдыралар. Ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, 150 мл күләмендә эчәргә кирәк.
Өченче ысул. Бавыр чирләреннән дәва булырдай үләннәр күп. Зәнилә апа манжетка, алабута, эхинацея тамыры, койрыклы амарант кебекләрен бакчасында үстерә. Болар хакында тулырак мәгълүматны һәм кабул итү рецептларын Интернет сайтларыннан да табып була. Тузганак тамырын чәйнәп йөрү дә файдалы икән.
Зәнилә апа үз тәҗрибәсеннән чыгып, үләннәрне кушып түгел, аерым-аерым гына эчәргә куша, шулай иткәндә файдасы күбрәк, ди. Шулай ук үлән яки тамыр төнәтмәләрен аз күләмдә кулланырга кирәк, дип искәртә.
Читайте нас: