Барлык яңалыклар
Киңәш базары
8 июнь 2020, 18:55

Кызыл тукранбаш чәчәк атты

Май әремен кышкылыкка киптереп куйдык. Июньдә дару үләннәре җыюны дәвам итәбез. Инде кызыл тукранбаш (клевер) чәчәкләре күренә башлады. Ул өлкәнрәк яшьтәгеләргә, аеруча хатын-кызларыбызга, файдалы булыр.

Кызыл тукранбаш гадәттә дымлырак болыннарда, юл кырыйларында һәм уңдырышлы туфраклы урман буйларында үсә. Аксым күп булу сәбәпле, кызыл клевер (люцерна) терлек азыгы буларак та үстерелә. Бай составлы бу үсемлек халык медицинасында һәм фитотерапиядә киң кулланыла.
Аның составындагы фитоэстрогеннар өлкәнрәк яшькә аяк баскан хатын-кызлар өчен файдалы: йөрәк һәм баш миен саклый, сөякләрнең уалучанлыгын (остеопороз) киметә һәм артерияләрнең сыгылмалылыгын арттыра.
Бу үсемлектәге пировиноград һәм аскорбин кислоталары организмдагы зарарланган күзәнәкләрне нормага китерергә, яман шеш авыруларына каршы торырга ярдәм итә, бавыр активлыгын һәм үт бүлеп чыгаруны яхшырта.
Кызыл клеверны системалы рәвештә куллану кандагы холестерин дәрәҗәсенең кимүенә китерә ала.
Үзенең уникаль составы аркасында кызыл клевер офтальмологиядә дә кулланыла. Аның нигезендә чәй һәм төнәтмәләр күз үткенлеген яхшырта, катаракта үсешен киметә.
Әмма йөкле яки имезүче аналарга, сөт бизе, аналык яман шеше, эндокрин система, калкансыман биз яисә гипофиз авырулары я бу үсемлеккә аллергия булганда, куллану ярамый.
Артык күп күләмдә кабул иткәндә җиңелчә күңел болгану һәм баш авыртуы күзәтелергә мөмкин.
Кулланыр алдыннан дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!
Читайте нас: