Барлык яңалыклар
Киңәш базары
8 июнь 2020, 18:15

Бакча ашлама ярата

Тиреснең кайсысы да туфрак һәм үсемлекләр өчен файдалы. Бакчачылар аеруча ат тиресен яратып куллана. Юкка түгел. Ләкин аны куллануның үз нечкәлекләре бар.

Ат тиресе кислоталылыгы түбән булу белән аерылып тора, шуңа күрә ул туфракны ачытмый һәм үсемлекләргә зыян китерми, моннан тыш, аның тәэсире озак саклана. Туфрак җиңел булса, ат тизәге өстәү анда озаграк дым тотарга мөмкинлек бирә. Грунт авыр һәм тыгыз булса, ат тиресе аны киптерергә сәләтле. Ул бик тиз таркала һәм җирне җылыта. Ашламаларның барлык төрләре арасында ат тизәге – җирнең уңдырышлылыгын күтәрү буенча иң нәтиҗәлесе.
Яңа тирестә азот күп булмый. Шуңа күрә аның файдасы беренче елда сизелмәскә дә мөмкин. Аны бакчага көз көне генә кертәләр. Яңа тирестә паразит суалчаннарның йомыркалары, гөмбә споралары, үсемлек орлыклары булырга мөмкин.
Ат тиресенең черемәсе исә – бакча өчен иң кыйммәтле һәм файдалы ашлама. Аның составында иң кыйммәтле элемент – азот.
Июнь аенда бакчага ат тиресенең черемәсен төнәтеп кертергә була. Ул түбәндгечә әзерләнә: бер көрәк ат тиресе черемәсе алабыз һәм аңа бер чиләк су салабыз. Өстен каплап, вакыт-вакыт болгаткалап, 3-7 тәүлек ачытабыз. Аннан хасил булган төнәтмәне сөзеп, ким дигәндә 1 гә 10 нисбәтендә янә су салып сыеклыйбыз һәм үсемлекләрнең төбенә берәр чүмеч (1-1,5 литр) салабыз. Аларны яндырмау өчен, яфраклар һәм сабакка тидермәү, ашлауны салкынча һәм болытлырак көнне эшләү зарур. Туфрак коры булса, алдан су сибәргә кирәк була.
Яшелчәләрне һәм чәчәкләрне җәй дәвамында 2-4 тапкыр тукландырып була, ә агач һәм куакларны бу рәвешчә тукландыруны июль ахырында туктаталар.
Мондый төнәтмәне сыер тиресе черемәсеннән дә ясап була. Тавык тизәген исә бер чиләк суга бер шырбы кабыдай гына алалар.
Читайте нас: