Барлык яңалыклар
Киңәш базары
27 Май 2020, 15:45

Кырмыскага каршы каты көрәш

Яз җитсә, бакча кырмыскалары кемузардан алмагач, карлыганнарда бет үрчетергә тотына. Аларга каршы көрәшмәсәң, җиләк-җимеш җыям, дип өметләнәсе юк. Бу искиткеч уңган, әмма әрсез бөҗәкләрдән ничек котылып була соң? Сыналган өч ысул бар.

Беренче ысул. Кырмыска ояларын көрәк белән чокып алып, капчыкка тутырып, урманга яисә кырга илтеп бушату. Бу очракта ояның анасы (ул гадәттә ояның төбендә, тирәндә яши) исән кала, ул, йомырка салып, оя бераздан соң янә көчәеп китәчәк. Шулай булса да, сез һәм бакчагыз күпмедер вакытка иркен сулыш ала алачаксыз.
Кырмыскалардан тәмам ялыккан бакчачылар исә оялардан калган чокырчыкларга сүндерелмәгән известь я кайнап торган су сала. Бу инде ояның төптәгерәк катламнарын юк итәчәк.
Икенче ысул. Порошок сыман бор кислотасын куллану да нәтиҗәле. Ул бөҗәкләрнең эчке органнарын, нерв системасын, хитин тышчасын зарарлый, исән калганнарының да үрчү сәләтен югалта. Кислота якынча 3 сәгатьтән тәэсир итә башлый, бу вакыт эчендә кырмыскалар агуны ояга алып килә, башка кырмыскаларны, кырмыска анасын да зарарларга өлгерә. Нәтиҗәдә, кырмыскаларның популяциясе әкренләп кими бара һәм, ниһаять, бөҗәкләр тулысынча юкка чыга.
Гадәттә, бер пакет (10 грамм) бор кислотасы порошогын (ул аптекаларда сатыла), пешкән бер йомырка сарысы, 1 чәй кашыгы шикәр комы белән бутап, вак-вак шарчыклар әвәләп, кырмыска оясының керү юлларына куялар. Бу ысул белән йорт кырмыскаларыннан һәм хәтта җирән тараканнардан бөтенләйгә котылып була.
Шарчыкларны бәрәңге белән дә ясыйлар. Моның өчен пешкән бер зур бәрәңге, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 3 пешкән йомырка сарысы, бер чәй кашыгы бор кислотасы порошогы алына.
Бор кислотасы белән эшләгәндә, сак булырга кирәк, чөнки ул 4 нче класслы куркыныч препаратлар исәбенә керә. Кулга перчатка кияргә, аннары кулларны сабын белән юарга иренмәгез. Бакчада кечкенә балалар һәм йорт хайваннары булганда да бор кислотасын сак куллану, алдаткыч җимне яшереп, каплап кую кирәк.
Өченче ысул. Алмагачларны бетләүдән саклау өчен (бетне, үзләренә “савым сыерлары” итеп, нәкъ менә кырмыскалар үрчетә), аларның кәүсәсенә маляр скотч беркетәбез. Кәүсәгә зарар китермәү өчен, җилемле ягы тышта кала. Хәзер инде скотчка тычкан-күселәргә каршы кулланыла торган җилемне әйләндереп сөртеп чыгарга кирәк. Бу җилем хуҗалык кибетләрендә сатыла һәм бик озак кипмичә саклана. Җилемле чик аша кырмыскалар үтеп чыга алмый һәм кәүсә буйлап эшлекле сәяхәтләрен дә дәвам итә алмаячак.
Читайте нас: