Барлык яңалыклар
Киңәш базары
6 Май 2020, 15:12

Йөрәк авыруларыннан – татлы дәва

Бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары авырулары Русиядә үлем сәбәпләре арасында беренче урынны тота. Шуңа күрә, йөрәккә даими игътибар кирәк. Түбәндә китерелгән табигый рецепт йөрәк-кан тамырлары системасын тәртиптә тота, йөрәк авыруларын дәвалау һәм кисәтү өчен хезмәт итә.

Аны әзерләү өчен, өч лимон, 200 грамм әстерхан чикләвеге, 200 грамм йөзем, 200 грамм курага алып, бергә иттарткыч аша үткәрергә кирәк.
Аннары әлеге кушылма караңгы төстәге пыяла савытка салына. Аңа 250 грамм бал, бер аптека шешәсе гөлҗимеш (шиповник) сиробы, һәм бер кечкенә флакон камыр агачы (боярышник) төнәтмәсе кушыла.
Болар барысы да яхшылап болгатыла һәм 10 көнгә суыткычка куела.
Соңыннан бу татлы даруны көн дә иртән ач карынга берешәр аш калагы ашарга кирәк. Дәвалану курсы кушылма беткәнче дәвам итә.
Мондый дәвалау сеансларын елына ике тапкыр үткәрсәгез, йөрәк авыртуның нәрсә икәнлеген дә онытырсыз!
Шуны истә тотыгыз: бүгенге көндә кеше үлемнәре сәбәпләренең 50 проценттан артыгын йөрәк һәм кан тамырлары авырулары тәшкил итә. Аеруча йөрәкнең ишемик авыруы күпләрнең гомерен өзә. Йөрәк авыруларыннан ир-атлар ныграк интегә. Алар арасында хезмәт яшендә инфаркт миокардтан үлем очраклары, хатын-кызлар белән чагыштырганда, дүрт тапкырга күбрәк. Югарыда китерелгән рецепт сезне бу хәвефләрдән коткарыр.
Сәламәт булыгыз!
Фото: Krupnoopt.ru
Читайте нас: