Барлык яңалыклар
Киңәш базары
28 апрель 2020, 22:05

Артык холестериннан ничек котылырга?

Сызлануларга зарланып, табибка күренергә баргач та, ул авыру тарихы белән танышуны анализлар алудан башлый. Кан составын тикшерү өчен генә дә берничә лабораториягә керү кирәк. Иң мөһиме, әлбәттә, биохимик анализ, кандагы холестерин күрсәткечен белү. Бу күрсәткеч сәламәт организмда — <5,0 ммоль/л. Аның шушы күрсәткечтән кинәттән күтәрелүе дә, кискен төшеп китүе дә хафалану өчен сәбәп булып тора. Йөрәк авырулары, шикәр чире, бавыр, ашказанының начар эшләве – болар барысы да кандагы холестерин дәрәҗәсенең бозылуы билгесе. Түбәндә – артык холестериннан котылу буенча практик киңәшләр.

Баштагы мәлләрдә кеше артык холестеринның бармы-юкмы икәнен дә тоймый. Чөнки бу «дошман» үз эшен сиздерми генә башкара — кан тамырларына тәңкә-тәңкә булып төер утыра тора. Юшкын-тәңкә үз чиратында тамырларның тараюына — атеросклерозга китерә. Зур тәңкәләр тромбка (оешкан кан) әверелеп, артерияне капларга мөмкин. Тыгылган артерия органнарны кислород белән тәэмин итә алмый, кеше авырый башлый. Оешкан кан йөрәк тамырына эләксә — инфаркт, баш миенә эләксә — инсульт бирә. Кансыз калган йөрәк һәм баш мие үз функцияләрен югалта һәм коруга — үлемгә дучар була.
Холестеринны ничек киметергә?
Эшне дөрес тукланудан башларга кирәк. Азык әзерләү буенча киңәшләр: пешерергә салыр алдыннан майлы иттән — маен, ә кош итенең тиресен тунап алыгыз. Ит шулпасы суына төшкәч, аның өстендәге майлы элпәне җыеп алу кирәк. Итне учак уты өстендә, махсус кулланмалар белән маен агызып кыздыру да бик файдалы. Итне яшелчәләр белән ашау отышлы. Кыздырылган азыктан баш тартыгыз. Ашказаны өчен иң җиңеле — парда яки микродулкынлы мичтә әзерләнгән ризык. Майонез урынына лимон суты һәм тәмләткечләр кулланыгыз. Бөтен төр майларныны куллану да киметелә. Бик аз микъдарда — 2-2,5 аш кашыгы көнбагыш, кукуруз, соя, зәйтүн, мамык майларын, йомшак маргариннарны кулланырга була. Ак май, терлек мае, пальма һәм кокос мае, каты маргариннар куллану катгый тыела. Күркә, сыер, куян итләрен, сунар итен ашарга мөмкин. Йомырка агын атнасына бер-ике тапкыр кулланырга ярый. Колбасалар, майлы ит, сосискалар, паштетлар, үрдәк, каз ите, субпродуктлар, йомырка сарысын куллану катгый тыела. Атнасына 2-3 тапкыр диңгез балыгы ашарга мөмкин. Барлык төр балык та рөхсәт ителә. Майлы балыклардан тәрәч, камбала, сөләйман балыгы кулланырга мөмкин. Балык уылдыгы, майда кыздырылган балык, креветка, кальмар ашау ярамый. Өсте алынган яки 0,5 процентлык майлылыктагы сөт, 20 процентка кадәр май тәшкил иткән эремчек, кефир, сыр, йогурт сезнең ашказаныгызга һич зыян итмәс. Аның каравы, куертылган сөт, сөт өсте, майлы эремчек, 30 процентлы майлы һәм эретелгән сыр, туңдырманың файдасы булмас, зыяны гына булыр.
Җиләк-җимешләрне куллануның да үз кагыйдәләре бар. Туңдырылган җимешләр, кукуруз, кузаклылар, пешкән бәрәңге, киптерелгән, консервланган баллы булмаган җимешләрне чама белән ашау зыян итмәс. Әстерхан чикләвеге, миндальне дә кулланырга мөмкин. Терлек маенда әзерләнгән бәрәңге, фри бәрәңгесе, чипсы ашау бөтенләй тыела. Бик аз микъдарда шикәргә катырылган җимешләр, җир чикләвеге (арахис), фундук кулланырга мөмкин. Ашлардан яшелчә ашларына өстенлек бирелә. Алкогольле эчемлекләрдән, тәмәкедән тулаем баш тартырга кирәк.
Физик күнегүләр дә кирәк
Атнасына ике-өч тапкыр яртышар сәгать физик күнегүләр ясап алу һич зыян итми. Хәрәкәтләнү һәрвакыт файдага. Лифт урынына баскычтан атлап төшү, яки менү, өй һәм бакча эшләре, велосипедта йөрү, йөзү, йөгерү, бию организмны чыныктыруда, кан әйләнешен яхшыртуда, матдәләр алышынуын тизләтүдә әһәмиятле роль уйный.
Фото: Pro-diabet.net
Читайте нас: