Барлык яңалыклар
Киңәш базары
17 апрель 2020, 14:05

Ачык һавада битлек кияргәме?

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан битлекне дөрес кию буенча киңәшләр

Битлекләр (маскалар) төрле конструкциягә ия булырга мөмкин. Аларның бер тапкыр гына киелүче я күп тапкыр кулланыла ала торганнары була. 2, 4, 6 сәгать киелә торган битлекләр бар. Бәяләре төрлечә. Ләкин һәрвакыт бер үк битлекне киеп йөрергә ярамый, болай үз-үзеңне инфекцияләү куркынычы туа.
Аптекадан алган медицина битлеген кайсы ягы белән дә киеп йөрергә була.
Битлек авыз һәм борынны яхшылап ябарга тиеш.
Аның өслегенә кагылмаска тырышырга кирәк, кагылган очракта кулларыгызны сабынлап юыгыз яисә спирт белән эшкәртегез.
Дымланса, тирләсә, алыштырырга ашыгыгыз.
Бер тапкыр кулланыла торган битлекне икенчегә кулланмагыз.
Авыру кеше белән аралашкач, аралашу тәмамланганнан соң, битлекне кичекмәстән салып, кулларны җентекләп юарга кирәк.
Битлекне кешеләр күп җыела торган урында, җәмәгать транспортында, шулай ук авырулар белән аралашканда кию мотлак.
Ачык һавада, урамда саф һава суларга тырышыгыз, анда битлек кию кирәкми.
Шул ук вакытта медиклар бу чара үзе генә авырудан тулысынча саклануны тәэмин итми, дип искәртә. Битлек киеп йөрүдән тыш, башка профилактик чараларны да үтәргә кирәк.
Чыганак: mchs.gov.ru.
Читайте нас: