Барлык яңалыклар
Киңәш базары
16 апрель 2020, 12:55

Әти-әниләр колагына

Балалар читтән торып укуга күчте. Сез аларга вакытны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәсезме?

Корнорнавирус пандемиясе аркасында тормыш бик нык үзгәрде: мәктәпләрдә укытуның читтән торып уку формасын кертәләр, әти-әниләр өйдән эшлиләр.
Ата-аналар ассоциациясе экспертлары Мәгариф министрлыгы ярдәмендә 10 яхшы киңәш туплаган, алар гаиләгә вакытны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәчәк.
  1. Бөтен гаилә өчен һәр көнгә расписание төзегез. Балага уку һәм ял өчен вакытны дөрес бүләргә ярдәм итегез. Иҗат һәм спорт турында онытмагыз.
  2. Онлайн-укыту баланың Интернетта булу вакытын арттыра. Ләкин аңа гаджетларны буш вакытта куллануны тыймагыз. Бергәләп баланс табарга тырышыгыз.
  3. Балаларның онлайн-мәнфәгатьләренә игътибар итегез. Аны борчый торган темалар турында фикер алышыгыз. Шул очракта балаларны тискәре контенттан саклап калу мөмкинлеге күбрәк булачак.
  4. Куркынычсызлык бөтенесеннән өстен: балага таныш булмаган кешеләргә өй, фатир ишеген ачарга ярамаганлыгын, төрле четерекле хәлләрдә үзең ничек тотарга икәнен аңлатыгыз.
  5. Балага дәресләр арасында зарядка турында исегезгә төшерегез, бергә спорт белән шөгыльләнегез.
  6. Дөрес туклану турында онытмагыз.
  7. Дөньяга карашны киңәйтегез: кызыклы мәгълүмат эзләү өчен ким дигәндә көненә ярты сәгать вакыт бүлегез. Интернет – мәгълүмат диңгезе, сезгә ачышлар тәэмин ителгән.
  8. Бала белән ешрак һәм күбрәк аралашырга тырышыгыз.
  9. Бергәләп китаплар укыгыз, фильмнар карагыз, гаилә спектакле куегыз яисә гаилә альбомы ясагыз.
  10. Бер-берегезгә ярдәм итегез. Балалар сезгә санлы мохит мөмкинлекләрен өйрәнергә ярдәм итсә, ә сез аларга контентны сайларга ярдәм итә аласыз.
  11. Читайте нас: