Барлык яңалыклар
Киңәш базары
5 апрель 2020, 22:35

Андызны онытма

«Андыз бар җирдә ат үлмәс» я «Андыз бар җирдә ир үлмәс», ди халык. Чынлап та, андыз (девясил) тамыры бик шифалы. Әби-бабайларыбыз аны яратып кулланган.

Андыз тамырында инулин полисахаридлары (44% ка кадәр) һәм инулин, сапонин, бераз алкалоидлар, Е витамины (25,5-31,75 мг) һәм эфир мае (якынча 1-3%) бар. Эфир мае составына геленин, яки алантлы камфара (алантолактон) һәм аз гына күләмдә алантол һәм прсазулен керә.
Аның төнәтмәсе аппетитны уята, ашкайнатуны яхшырта, бигрәк тә ашказанының кислотасы түбән булганда, ашказаны һәм эчәклекнең функциясен җайга сала, организмда матдәләр алмашын стимуллаштыра. Үсемлекнең бәвел, тир, үт кудыручы, ялкынсынуга, паразит суалчаннарга каршы һәм тынычландыра торган тәэсире бар.
Фәнни медицинада андыз тамырын сулыш юллары, ашказаны-эчәклек авырулары вакытында, эч киткәндә һәм бәвел кудыру чарасы буларак кулланалар.
Хатын-кыз авыруларын дәвалау, кан басымы югары булганда, геморрой һәм төрле тире авыруларыннан җәфаланганда "кан чистарту" чарасы буларак кабул итәләр.
Тамак һәм авыз куышлыгы ялкынсынганда андыз төнәтмәсе белән чайкаталар.
Андыз тамырын куллану ысуллары
1) 20 г андыз тамырын 1 стакан суда кайнатырга, 4 сәгатьтән сөзәргә. 1 аш кашыгы күләмендә көнгә 3-4 тапкыр ашар алдыннан 20 минут кала кабул итәргә. Бал кушып эчкәндә, шифасы бигрәк тә көчле була.
2) 1 чәй кашыгы вакланган андыз тамырын кайнатылган һәм суытылган 1 стакан суда 8 сәгать тотарга. Ашар алдыннан 20 минут кала көнгә 4 тапкыр яртышар стакан эчәргә.
3) Бер чеметем (я пычак очына алып) андыз тамыры порошогын ашар алдыннан көненә 2 тапкыр кабул итәргә.
4) 1 өлеш андыз тамыры порошогына 2 өлеш ак май (яисә 1 өлеш май, 1 өлеш бал) кушып, мазь ясап була. Аны тире авыруларына каршы кулланалар.
5) 100 г андыз тамырын 1 литр суда кайнатырга, 4 сәгать төнәтергә. Тире авырулары вакытында ванна һәм юыну өчен кулланырга.
Сәламәт булыгыз, дуслар!
Читайте нас: