Барлык яңалыклар
Киңәш базары
26 март 2020, 12:50

Кәбестәнең файдасы

Безнең татар яшелчә ашарга бик яратмый, ит, камыр ашларына өстенлек бирүчән. Әмма инфекция, язгы авитаминоз вакытында яшелчәләр турында хәтергә төшерми булмый.

Кәбестә җиңел үзләштерелә, ул файдалы микроэлементларга, витаминнарга бик бай. Аның согын согын йөрәк һәм ашказаны авырулары булганда эчәләр.
Яфраклы кәбестә составында магний, хром һәм фолий кислотасы бар. Шуңа да ул тынычландыру, йокысызлыктан коткару көченә ия. Кальций, фосфор һәм клетчаткага бай.
Яфраклы кәбестәдән салат ясау бик җайлы. Юып, токмач сыман турап, тәменчә тоз, бер чеметем шикәр комы, борыч, лимон суты, үсемлек мае салып бутарга һәм бер 10-15 минутка калдырырга кирәк. Бу арада кәбестәнең суты чыга, йомшарып китә. Кыргычтан уып, чи кишер салганда, витаминнар тагын да күбәя төшәр.
Яшелчәләрне чи килеш әзерләү аларның составындагы файдалы матдәләрне сакларга ярдәм итә. Әмма кайбер авырулар вакытында чи яшелчә-җимеш куллану тыела, бу хакта да онытмаска кирәк.
Брокколи кәбестәсе соңгы чорда бигрәк тә популяр. Аның составында күкрәк яман шешен кисәтүче матдә табылган. Аксым, каротин, минераль тозларга һәм витаминнар чыганагы да ул.
Читайте нас: