Беренчедән, озак сакланган әйбер сыйфатын югалта. Белгечләр әйтүенчә, ярма күп дигәндә алты ай саклана ала. Шартлары тиешенчә булса, бу вакыт бер елга сузылырга мөмкин. Иң аз саклана торган ярма – ул тары (пшено). Саклау вакыты – нибары бер ай.
Коры ярма ник бозыла соң? Баксаң, һәр һәр бөртекле культура составында биштән бер өлешкә кадәр майлар бар икән. Вакыт үтү белән, аеруча җылыда, алар оксидлашып, ачый башлый. Шуңа күрә дә боткадан кайбер чакта ачы тәм килә дә инде. Ярма алганда, этикеткаларга, саклау вакытына игътибар итәргә кирәк.
Икенчедән, белгечләр ярманы суыткычта, кыш көне балконда, кыскасы, салкын урында сакларга киңәш итә. Болай иткәндә, ярмадагы бөҗәкләр юк булачак. Складларда, ярмаларны тутырганда алар капларга эләгергә мөмкин. Бер личинка эләксә дә, тиз арада бик күп йомырка салып, үрчи башлый. Мәсәлән, дөге белән тукланучы амбар коңгызы (длинноносик), гадәттә, дөге бөртегенең эченә кереп урнаша. Сатып алганда, алар күренми. Ярмада үрчегән кортлар, үсеп, янчыкны тишеп чыга, бүлмәгә тарала. Кара, каты, вак кортларны күрсәгез, алар – нәкъ шушы амбар коңгызы инде.
Кайбер хуҗабикәләр ярманы кибеттән алып кайту белән бер-ике көнгә бозлыкка (морозильникка) куеп тора. Болай иткәндә, ярмада бер бөҗәк тә исән кала алмаячак. Ләкин, бозлыктан алгач, дым, конденсат очып бетсен өчен, бераз вакыт янчыкларны ачык тотарга кирәк.
Ярманы пыяла банкаларга тутырып, арасына сарымсак салып саклаучылар бар. Кемдер исә ярманы тоз белән аралаштыра.
Ашларыгыз – тәмле, запасларыгыз бәрәкәтле булсын, дуслар!