Барлык яңалыклар
Киңәш базары
19 март 2020, 14:25

Ютәлдән котыл

Гап-гади томау да, төпкә төшеп, ютәл айлар буена сузылырга мөмкин. Менә шулчакта арзанлы гына чаралар ярдәмгә килә.

  1. Озакка сузылган ютәлдән коткаручы ысулларның берсе – камфара мае. Яңа кыйбатлы дарулар барлыкка килеп, бу дару хаксыз онытылды. Элек аны әби-бабайларыбыз колак сызлаганнан, буыннар авыртканнан еш куллана торган иде.
  2. Ютәлдән котылу өчен кич йоклар алдыннан аркага, аеруча үпкә турларына сөртергә кирәк. Моны ике көнгә бер эшлиләр. Көн дә сөрткәндә, организмга авыррак булуы, йөрәккә бәрүе бар.
    1. Горчичниклар – шулай ук онытылган һәм арзан чара. Горчичниклар шулай горчица маен су белән катнаштырганда барлыкка килә торган кислота тирәлеге хисабына тирене ярсытып, "яндыру" эффектын тудыра. Аларны шулай ук йоклар алдыннан аркага ике көнгә бер кую яхшы эффект бирә.
    2. Бер чынаяк сөтне кайнатып, берәр бал кашыгы аш содасы һәм бал салып, кайнаррак килеш эчеп, төренеп ятсагыз, файдасын бик тиз сизәрсез.
    3. Бер чынаяк сөткә зур булмаган бер баш суганны турап, кайнатып чыгарып эчү дә ютәлдән коткара ала.
    4. Андыз тамырының озакка сузылган ютәлдән шулай ук файдасы бар.
    5. Читайте нас: