Барлык яңалыклар
Киңәш базары
5 март 2020, 12:40

Сары мәтрүшкә килешер

Быел кыш җылы килде. Аяк астын я туңдыра, я кинәт кенә җебетеп җибәрә. Кайчак иртән юллар пыяла кебек, үрмәләп йөрерлек. Уфада урам себерүчеләр җитешмәве, чынлап та, нык сизелә. Нәтиҗәдә, травмпунктлар пациентлар белән туп-тулы. Аеруча өлкән яшьтәгеләр күп имгәнә. Бәрелгән я сынган урын төзәлгәч тә үзен озак кына сиздерә. Дәвалау өчен төрле ысуллар бар. Шуларның берсе – сары мәтрүшкәне ничек куллану хакында сайттан укыгыз.

Зур бер чеметем сары мәтрүшкә алып, 0,5 л кайнар су салып, кайнатырга кирәк. Чиста киҗе-мамык салфетканы шушы төнәтмә белән чылатып, авырткан урынга төнгелеккә ябыгыз. Өсте кипмәсен өчен, аны целлофан белән каплап, җылы тотсын өчен, шарф белән каплагыз. Атна-ун көн төн саен шулай дәваланганда, әллә кайчангы авыртулардан да котылырга мөмкин. Сары мәтрүшкә — алтмыш төрле авырудан, көрән мәтрүшкә җитмеш төрле авырудан дәва, ди бит безнең халык та.
Сәламәт булыгыз, дуслар!
Читайте нас: