Барлык яңалыклар
Киңәш базары
4 март 2020, 17:06

Салкын тисә, нишләргә?

Быелгы елак кыштан көләч (дип өметләник!) язга күчәбез. Бу чорда күпләрне салкын тию, томау төшү, тамак шешү, бронхит кебек авырулар җәфалый. Алардан халык медицинасы ярдәмендә котылу серләре – сайтта!

Тын юллары ялкынсынганда
  1. Икешәр аш кашыгы юкә чәчкәсе һәм кипкән кура җиләген 200 грамм кайнаган суга салып биш минут кайнатыгыз һәм сөзеп алыгыз. Көненә ике тапкыр берешәр стаканлап эчегез.
  2. Икешәр аш кашыгы кипкән кура җиләге һәм үги ана яфрагы, мәтрүшкәне ярты литр кайнаган суга салып егерме минут төнәтегез. Марля аша сөзгәннән соң, чәй урынына эчегез.
  3. Тамак шешкәндә
    1. Ике аш кашыгы кызыл чөгендер сутын бер аш кашыгы әче алма суты белән кушыгыз. Тамагыгызны көненә ике тапкыр шуның белән чайкатыгыз.
    2. Бер аш кашыгы кипкән болын күкчәчәген бер стакан кайнаган суга салып, ун минутка пар өстенә куегыз. Иртәсен һәм кичен берәр аш кашыгы эчегез.
    3. Ике аш кашыгы канлы үләнне (чистотел) ярты литр суда кайнатып, тамагыгызны шуның белән чайкатыгыз.
    4. Фото E-w-e.ru сайтыннан алынды.
      Читайте нас: