Барлык яңалыклар
Киңәш базары
23 гыйнвар 2020, 18:22

Бәла аяк астында

«Бәла аяк астында» дип юкка гына әйтмиләр. Моннан төгәл ике ел элек тигез урында аягымны сындырдым. Төгәл утыз көн «больничный»да булып, гипста йөреп дәваланырга туры килде. Шөкер, рәткә кердем. Берничә көн элек кәгазь арасыннан шул чакта тизрәк терелү өчен үзем тоткан киңәшләр исемлеге килеп чыкты. Шуларны укучыларыбызга да тәкъдим итәм. Кем белә, бәлки кирәге чыгар. Бәла аяк астында бит...

  1. Йомырканы 20 минут кайнатып, арчыгыз. Кабыгында ярысы калырга тиеш түгел. Кабыкны яхшылап киптергәч, төеп, порошок ясагыз. Аннары, өстенә яңа сыгылган лимон суты коеп, суыткычның аскы киштәсенә куегыз. Йомырка кабыгы сутта тулаем эреп бетәргә тиеш. Төнәтмәне бер ай буена көненә 1-2 тапкыр берешәр чәй калагы эчәргә кирәк. Өч йомыркадан арчылган кабыкка бер уртача лимоннан сыгылган сут алына.
  2. Пихта маен икмәк телеменә агызып ашау да сөякләрегезгә ярдәм итәр. Моның өчен 5-10 тамчы майны икмәк телеменә сеңдереп, көненә өч тапкыр ашарга кирәк. Пихта мае авыртуны киметә, тернәкләнү процессларын тизләтә, организмның иммунитетын ныгыта.
  3. Әгәр көненә 1-2 тапкыр авырткан урыныгыз тирәсенә пихта маен ышкып сеңдерсәгез, сөякләрегез күпкә тизрәк төзәләчәк.
  4. Гипсны алганнан соң, пихта ботакларын кайнатып, бераз суыткач, аякларыгызны шул суда 15 минут буена тотыгыза. Һәр процедурадан соң, сынган урынга пихта мае сөртегез.
  5. 1,5 аш кашыгы кипкән календула чәчәкләрен (аптекаларда сатыла) термоска салып, өстенә ярты литр кайнап торган су өстәгез һәм бер сәгать бена төнәтегез. Төнәтмәне көненә 4 тапкыр 1/3 стакан күләмендә эчегез. Бу төнәтмә авыртуны баса, тернәкләнү процессларын тизәйтә.
  6. Бер аш кашыгы төелгән гөлҗимеш өстенә 0,5 литр кайнап торган су коеп, термоста 6 сәгать төнәтегез. Көненә 3-4 тапкыр берешәр стакан эчегез. Төнәтмә тукымаларның яңадан тернәкләнүен, сөякләрнең ябышу тизлеген арттыра, организмның иммунитетын ныгыта.
  7. Тизрәк аякка басасыгыз килсә, күп итеп сөт, яшелчә сутлары, эремчек, сыр ашагыз! Бу ысулларны мин, кем әйтмешли, үз аягымда сынадым. Шуңа күрә аларны шикләнмичә кулланырга мөмкин!
    Фото Poisknews.ru сайтыннан алынды.
    Читайте нас: