Барлык яңалыклар
Киңәш базары
12 гыйнвар 2020, 19:42

Температураң күтәрелсә, нишләргә?

Көннәрнең һаман ныклап салкынайтканы юк әле. Һәрвакыт диярлек тышта 0-3 градус салкынлык хакимлек итә, әле эретә, әле туңдыра. Мондый шартлар – төрле сезон авырулары таралу өчен иң уңайлысы. Шуңа да бик күпләрнең бүген тән температурасы югары, алар салкын тиюдән, томау төшәдән интегә. Температурагыз кинәт күтәрелеп китеп, калтырата башласа, нишләргә? Җавап – сайтта!

  1. Дәвамлы температура булганда, десерт кашыгы (10 г) әнисне яисә аның орлыгын бер стакан суда төнәтеп, бүлмә температурасындагы суга кушып эчәргә кирәк.
  2. 300 грамм арпаны кайнатып, суын эчсәгез, һәртөрле сырхау булганда да температурагыз төшәр.
  3. Камырлык (боярышник) җимеше һәртөрле авыруда да температура күтәрелүне туктатыр. Авыруның көчәюенә юл куймас.
  4. Озак температура белән интеккән кешегә 20 грамм әнис (укроп) тамырын 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтеп, көн эчендә шуны өчкә бүлеп эчәргә кирәк.
  5. Җитен (лён) орлыгын яндырып бүлмәне төтәсләү салкын тигәннән файдалы.
  6. Фото Amp.hyser.com.ua сайтыннан алынды.
    Читайте нас: