Барлык яңалыклар
Киңәш базары
8 гыйнвар 2020, 21:57

Бронхиттан ничек дәваланырга?

Быел кыш әллә нинди... Кояшлы, салкын көннәр булмады да диярлек. Аның каравы, кар әле ява, әле эри, аяк асты пычрак, җилле-буранлы көннәр дә арттан ияреп кенә йөри. Билгеле, мондый берчә тирләп, берчә туңып йөргән көннәрдә һәртөрле инфекцияләр дә сагалап кына тора. Иң аянычы шул, гади генә салкын тию, томау төшү дә күпкә хәвефлерәк авыруларга, мәсәлән, югары тын юлларының ялкынсынуына китерергә мөмкин. Без бу авыруны “бронхит” исеме астында беләбез. Күпләр аның белән гомер буена җәфалана...Шул ук вакытта бронхиттан дарусыз-нисез котылуның берничә гади, ата-бабаларыбыз тарафыннан сыналган юлы бар. Алар турында тулырак – сайтта!

1. Сулыш юллары ялкынсынганда 60 грамм прополис, 40 грамм яңа балавызны пыяла яисә алюминий савытка салып, кайнап торган су эчендә тотасың. Соңыннан прополисны сөзеп, өстенә катыргы кебек нәрсәдән бүренкә ясап, парын сулыйсың. Бу процедураны 10-15 минут дәвамында иртә һәм кич кабатларга кирәк. Пар белән аерылып чыккан фитонцидлар микробларны үтерәчәк.
2. 50 грамм сарымсакны чистартып төеп, 50 грамм дуңгыз мае белән кайнатып аласың. Тын юллары авыртканда шушы катнашма белән күкрәкне уарга кирәк.
3. Үсемлек маен, камфара спиртын һәм 10 процентлы серкәне бер үк микъдарда алып, бутап, йон тукыма аша арка-күкрәккә компресс ясау да авыруны җиңәргә ярдәм итәчәк.
4. 1 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы гөлҗимеш, 1 аш кашыгы карлыган һәм 1 аш кашыгы кура җиләге катнашмасына 1 литр кайнар су салып, 3 минут термоста төнәткәнән соң, ач килеш көненә 3 тапкыр стаканның өчтән бере күләмендә эчсәң, авыру чигенергә мәҗбүр булыр.
5. Бронхит белән авырганда эвкалипт яфракларын ваклап, 5 минут пешереп, парын кәгазь көпшә аша сулау сихәт бирер.
6. Шулай ук күкрәкне коры тукыма белән ышкып, аннары ак чыршы яисә дуңгызның эч мае белән (сары май булса да ярый) уып, ябып йоклау да бронхитка каршы үтемле чара.
7. 10 баш суганны һәм бер сарымсакны ваклап турап, 1 литр кайнар сөттә 2-3 минут кайнатып алыгыз. Аннары бераз гына бөтнек суы һәм бал өстәгез. Көн дәвамында җылымса килешә 4-5 мәртәбә яртышар стакан эчегез. Бронхит тиз арада сезне ташлап китәр.
Сәламәт булыгыз!
Фото medaboutme.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: