Барлык яңалыклар
Киңәш базары
29 декабрь 2019, 12:07

Томау төшсә, нишләргә?

Яңа ел алды... Ыгы-зыгы... Көне-төне йөгерәбез. Кешеләр күп җыелган җирләрдә еш булабыз. Анда, билгеле, төрле микроблар, инфекцияләр сагалап кына тора. Җитмәсә, һава торышы да көйсез кияү кебек – әле җылы, әле салкын, әле кояш, әле яңгыр ява. Мондый көннәрдә күпләребез томау төшүдән интегә. Яңа елны борыннан су агызмыйча, бәйрәмчә каршылау өчен түбәндәге киңәшләр ярдәм итәр. Алар барысы да табигатьтән алынган, димәк, биредә химия юк!

1. 10 грамм кара әремгә бер стакан кайнар су агызып 1 сәгать төнәткәч, аш алдыннан 30 минут элек көненә 3 тапкыр берешәр аш кашыгы эчәргә. Томауны һәм борын тыгылганны бетерер.
2. Урман чикләвеген кыздырып, борыч белән ашасагыз, томау бетәр. Зиһен ачылып китәр.
3. Күкертне яндырып, бүлмәне төтәсләү томауны чикләр.
4. Суган орлыгын кыздырыгыз һәм, киндер чүпрәккә төреп, борын эченә куегыз. Томавыгыз бетәр.
5. Яңа гына сыгылган йөзьяшәр үләне сутының 2-3 тамчысын көненә 5-6 тапкыр борыныгызга тамызыгыз.
6. Борын эчен, йоткылыкны көненә 3-4 мәртәбә тозлы су белән яисә үсемлек төнәтмәсе (мәсәлән, ромашка, пәйгамбәр тырнагы, эвкалипт һ. б.) белән чайкап торыгыз.
7. Пешер-пешмәс йомырканы җылы көе суырып эчү тамак кытыршы булганда (катар), ютәл төшкәндә, эсседә тавыш беткәндә, күкрәк кысылып тын беткәндә һәм кан йөткергәндә файдалы.
Сәламәт булыгыз!
Фото https://ru.freeimages.com/photo/sad-snot-nosed-kid-1429734 сайтыннан алынды.
Читайте нас: