Барлык яңалыклар
Киңәш базары
12 декабрь 2019, 18:38

Олигархлардан көлүчеләр олигархларга караганда озаграк яши

Киләчәктә көлдереп ябыктыру төркемнәре оештырылачак. Аларда юмористлар һәм депутатлар чыгыш ясаячак.

Яңа туган бала көлә белми, моңа ул берничә айдан соң гына өйрәнә. Ә еларга ул туганда ук өйрәнгән була. Димәк, елау геннарга салынган, көләргә өйрәнү өчен вакыт кирәк. Гомер буе яшәп тә юмор хисе булмаган кешеләр бар. Иң кызганыч кешеләр гарипләр түгел, ә юмор хисе булмаучылар.
Гел елмаеп-көлеп йөрүче кешеләр, оптимистлар йөрәк авыруларыннан сирәгрәк интегә. Көнчыгыш илләрендә халык гел елмаеп йөри, шуңа анда йөрәк авырулары белән азрак җәфаланалар. Шуңа күрә азык-төлеккә, коммуналь түләүләргә хаклар арткан саен көләргә кирәк. “Дошман” илләр безне бәхетле дип уйласын. Олигархлар баеган саен, без сөеник. Һичьюгы йөрәккә файдалы булган өчен булса да тешне кысып, авыздагы канны йотып йөзгә шат кеше гримасы ясыйк.
10-15 минут туктаусыз көлү ябыгырга ярдәм итә. Ләкин һәр кагыйдәдә дә искәрмәләр бар. Фасфуд азыклар ашап көлүнең нәтиҗәсе азрак. Киләчәктә көлдереп ябыктыру төркемнәре оештырылачак. Аларда юмористлар һәм депутатлар чыгыш ясаячак.
Көненә 17 минут көлү гомерне озынайта. Көлгән вакытта биохимик процесслар башлана, алар нәтиҗәсендә нейромедиаторлар: дофамин, серотонин һәм эндорфин эшләп чыгарыла.
Көләч һәм озын гомерле булыйк!
Читайте нас: