Кыргычтан кырылган бәрәңгене марля аша сөзеп, сутын ашар алдыннан көненә өч тапкыр өчәр аш кашыгы эчәргә кирәк. Дәвалану вакыты — җиде-ун көн. Бер аш кашыгы сары мәтрүшкәне бер стакан кайнаган суга салып, унбиш минут чамасы талгын ут өстендә кайнатып алыгыз һәм сөзегез. Көненә өч тапкыр ашар алдыннан өч аш кашыгы эчегез. Дәвалану вакыты — өч-биш көн. Кичләрен саф һавада бер сәгать булса да йөреп керсәгез, баш авыртуыгыз да кимер, йокыгыз да күпкә яхшырыр. Спиртлы эчемлекләрдән, тәмәкедән тулысынча баш тартыгыз! Физкультура белән шөгыльләнегез. Онытмагыз: сәламәт тәндә сәламәт рух!