Барлык яңалыклар
Киңәш базары
6 декабрь 2019, 11:00

Кавыктан ничек котылырга?

Кышын чәчтә еш кына кавык пәйда булучан. Махсус шампунь булыша алмаса, халык медицинасы ярдәмгә килә.

1 аш кашыгы ромашканы ярты стакан суда кайнатабыз, бераз суынгач, 1 чәй кашыгы бал һәм 1 йомырка сарысы өстибез. Составны баш тиресенә сөртеп, целлофан пакет киябез һәм башны яулык яки сөлге белән бәйләп куябыз. Ярты сәгатьтән юып төшерәбез. Кавыктан тулысынча котылу өчен, гадәттә, өч процедура кирәк була.
Ә бу рецептны куллану өчен даруханәгә барырга кирәк була.
30 г күкерт мазе (серная мазь) алырга, 2 капсула (1,5 г) касторка өстәргә (барлыгы 3 г касторка). Яхшылап болгатабыз. Катнашманы чәч тамырларына сөртәбез. 2-3 сәгатькә җылы яулык бәйлибез, аннан юып төшерәбез.
Читайте нас: