Барлык яңалыклар
Киңәш базары
5 декабрь 2019, 02:35

Бөердәге ташлардан ничек котылырга?

Бөердәге ташлардан җәфаланучылар беләдер: аның авыртуы теш сызлавыннан да зәһәррәк. Һәм, гадәттә, бу ташларны чыгару өчен озак дәваланырга, ахыр чиктә катлаулы операция кичерергә туры килә. Ләкин халык медицинасында алардан пычак-лазерларсыз котылу ысуллары да бар. Түбәндә без шуларны тәкъдим итәбез.

1. Бер литрлы банканың дүрттән бер өлешенә чия куагының ботакларын ваклап турап салыгыз, өстенә кайнаган су салып төнәтегез һәм яртышар стаканлап көнгә берничә тапкыр эчегез. Бөердәге комнар һәм ташлар вакланып авыртусыз чыгар.
2. Гөлҗимеш агачы тамырын ваклап тураганнан соң бер литр суга 2 аш кашыгы салып биш-җиде минут кайнатып алыгыз. Ике сәгать төнәткәннән соң, ярты стакан эчәргә кирәк. Шунда ук сидек кудыртуга булышлык итүче гөлҗимеш төнәтмәсе эчеп, ваннада җылы суда утырырга кирәк. Бөерләрегездәге ташлар вакланып тышка чыгар.
Шунысы мөһим: дәвалануга керешер алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз! Юкса, каш төзәтәм дип, күз чыгаруыгыз бар!
Читайте нас: