Барлык яңалыклар
Киңәш базары
28 ноябрь 2019, 00:00

Ач тормый да ябыгып була икән

Американың данлыклы Корнелль университеты диетологлары кешегә ач тормыйча да ябыгырга мөмкинлек бирә торган киңәшләр тәкъдим итте.

Белгечләр аппетитны начарайта һәм шуның хисабына ябыктыра торган ризыклар исемлеген төзегән. Исемлектә беренче урында эрбет чикләвеге тора, чөнки андагы май кислоталары аппетитны җайлау һәм туклану өчен җаваплы гормон эшләнүне арттыра. Диетологлар шулай ук көн саен кайнар ризык ашарга куша, чөнки кайнар ашның исе үк баш миендәге туклану үзәкләренә тәэсир итә һәм ачлык хисен тизрәк баса. Моннан тыш, кәбестә, салат, шпинат кебек яшел яфраклы яшелчәләр дә аппетитны контрольдә тотуга булыша. Аларның калорияләре аз, ә үзләрен эшкәртүгә организм шактый күп энергия сарыф итә. Исемлеккә зәйтүн мае да кертелгән, аны кулланганда, калорияле ризыкларга тартылу кими. Дөрес ризыклар гына ашаганда, үзеңне формада тотуның бер авырлыгы да юк, дип раслый диетологлар.

Читайте нас: