Куасны әзерләү өчен 500 грамм чөгендер, 3 литр су, 50 грамм кара ипи, 10 грамм чүпрә, 100 грамм шикәр комы кирәк булачак. Эчемлекне әзерләү тәртибе түбәндәгечә.
Чөгендерне юка итеп телемләп турыйбыз да суга салып пешерәбез. Су чөгендерне капларлык кына булсын. Пешеп чыккач, чөгендерне сөзеп алабыз. Шулпа өстенә калган суны агызабыз. Әлеге су кайнап чыккан һәм җылымса булырга тиеш. Аңа кара ипи, шикәр, чүпрә салабыз һәм бер-ике көн караңгы урында тотабыз. Соңыннан куасны сөзәбез. Чөгендерне башка бер ризык пешергәндә куллана аласыз.
Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/chogender-kuasy-bikfaydaly