Барлык яңалыклар
Киңәш базары
21 ноябрь 2019, 17:30

Организмны тазартуның иң яхшы ысуллары!

Билгеле, кеше организмы – катлаулы механизм. Шуңа күрә, елына ике тапкыр автомобильләргә техник хезмәтләндерү үткәреп, маен, фильтрларын алыштырган кебек, организмны да агулы матдәләрдән тазартып торырга кирәк. Бу эштә аптека даруларын файдаланганчы, табигый чаралар куллану күпкә арзанрак һәм файдалырак. Түбәндә без сезгә шундый берничә рецепт тәкъдим итәбез.

Билгеле, кеше организмы – катлаулы механизм. Шуңа күрә, елына ике тапкыр автомобильләргә техник хезмәтләндерү үткәреп, маен, фильтрларын алыштырган кебек, организмны да агулы матдәләрдән тазартып торырга кирәк. Бу эштә аптека даруларын файдаланганчы, табигый чаралар куллану күпкә арзанрак һәм файдалырак. Түбәндә без сезгә шундый берничә рецепт тәкъдим итәбез.
  1. Алма һәм дарчин (корица)
  2. Бер алманы юка гына итеп кискәләгез, аннары өстенә ярты литр чиста су салыгыз. Шуңа бер чәй калагы төелгән дарчин өстәгез, суытыгыз һәм көн дәвамында эчеп бетерегез. Алма һәм төелгән дарчин катнашмасы сезгә организмыгыздагы матдәләр алмашынуын җайга салырга һәм ашказаны трактын чистартырга ярдәм итәчәк.
    1. Лимон суты һәм бал
    2. Ике аш кашыгы яңа сыгылган лимон сутын бер стакан (200 мл) җылы суга өстәгез. Шуңа бер чәй калагы бал, бер чеметем төелгән имбир өстәгез. Катнашманы ач килеш, иртәнге ашка ярты сәгать кала эчәргә кирәк. Бу ашказаны һәм эчәкләрне чистартачак, кан тамырларының стеналарын ныгытачак һәм сезгә тормыш энергиясе бүләк итәчәк!
      1. Имбир эчемлеге
      2. Имбир тамырын (3-4 см) чистартып, вак кына итеп кисегез. Аннары өстенә 1 литр кайнар су салып, кайнатып чыгарыгыз һәм уртача утта 10 минут кайнатыгыз, яхшылап сөзегез. Эчемлек суынганнан соң, бер чеметем төелгән дарчин һәм берничә аш кашыгы гөлҗимеш (шиповник) өстәгез. 100-150 мл күләмендәге эчемлекне көн дәвамында ашка ярты сәгать кала кабул итәргә кирәк. Нәтиҗәдә, ашказаны эшчәнлеге яхшырачак, матдәләр алмашынуы нормальләшәчәк, кәефегез күтәреләчәк, иммунитетыгыз ныгыячак.
        1. Чөгендер суты
        2. 1 чөгендер, 2 алма, 4 сельдерей сабагын сут чыгаргыч (cоковыжималка) аша үткәрегез. Сутны көненә 2 тапкыр, иртәле-кичле, ашарга ярты сәгать кала берешәр аш калагы күләмендә эчегез.
          1. Сәламәтлек коктейле
          2. 1 әфлисун, 1 лимон һәм 1 кишерне сут чыгаргыч (cоковыжималка) аша үткәреп, сут әзерләгез. Шуңа 100 мл минераль су кушыгыз. Ач килеш, ашарга ярты сәгать кала көн дәвамында эчегез. Бу коктейль арыганлыкны ала, анда бик күп санда антиоксидантлар бар.
            1. Кыяр һәм сельдерей
            2. 1 кыяр һәм 1 сельдерейны ваклагыз, шуңа 300 мл су өстәгез. Көн дәвамында эчегез, чистарыну көннәре өчен бу менә дигән рецепт!
              Читайте нас: