Барлык яңалыклар
Киңәш базары
19 ноябрь 2019, 18:40

Тырнакларыгызга гөмбә “үсмәсен”!

Тырнак гөмбәчеге (грибок) авыруыннан күпләр интегә. Зур акчалар түгеп, аптекадан дарулар сатып ала, нәтиҗәдә бавырын “утырта”, ә гөмбәчек күпмедер вакытка югалып тора да, кабат килеп чыга! Ә бит аны химия кулланмыйча да, халык медицинасы ярдәмендә дәвалап була! Өстәвенә, бу – гөмбәчектән котылуның иң зарарсыз һәм арзан ысулы. Әлеге язмада без тырнак гөмбәчекләреннән табигый чаралар ярдәмендә котылуның берничә рецептын тәкъдим итәбез.

Тырнак гөмбәчеге – кешедән кешегә бик җиңел күчә торган йогышлы авыру ул. Гөмбәне тапшыру ысуллары күп – мәсәлән, гомуми файдаланудагы аяк киеме (мәсәлән, кунаклар кия торган йорт тапочкалары), душ, бассейн, спорт залы, мунча кебек җәмәгать урыннары. Тырнакның гөмбәчек белән зарарлануын тиз генә искә дә алмыйсың. Искә алгач та күпләр аңа артык игътибар бирми, нәтиҗәдә, тырнак таралып төшәргә дә мөмкин.
Тырнак гөмбәчеген дәвалауда халык медицинасы түбәндәге ысулларны тәкъдим итә:
– 10 грамм прополисны 100 грамм спиртка салып бутагыз. Аякларыгызны марганцовканың “каты” эремәсендә тотып алгач, ныклап корытыгыз һәм тырнаклар астына прополис һәм спирт катнашмасын мөмкин кадәр тирәнрәк һәм күбрәк итеп тутырырга тырышыгыз. Соңыннан бармакларыгызны бинт белән тыгыз итеп бәйләп куегыз. Шушы процедураны көн аралаш кабатлагыз. Гадәттә, гөмбәчектән котылу өчен 3 процедура җитә.
– Аптекада сатып алынган бер пачка канлы үләнне (чистотел) 9 процентлы уксуста (1 литр) төнәтегез. Төнәтмә никадәр озаграк торса, шулкадәр яхшырак (аны әзер килеш айлар буена сакларга да мөмкин). Аннары сөзеп, 3-5 аш калагы тоз өстәргә кирәк. Төнгә каршы, аякларыгызны югач, аларны 5 минутка шушы төнәтмә эчендә тотып алыгыз. Аннары аякларыгызны сөртеп тормыйча киптерегез һәм йокларга ятыгыз. Башта бармак араларындагы гөмбәчекләр югалыр, кычыту бетеп, ярачыклар төзәлер, аннары тырнаклардагы гөмбәчекләр дә юкка чыгар. Файдасын тизрәк күрер өчен, мондый ванналарны көнгә ике тапкыр ясарга мөмкин.
– Кул тырнакларындагы гөмбәчекләрдән бер атна эчендә котылып була: тырнакларыгызга дегет сабынын сылагыз, шуннан бармакларыгызны аш тозы эченә төшереп алыгыз да, төнгә бинт белән каты итеп бәйләп куегыз. Җиде көннән нәтиҗәсен үзегез күрерсез!
Читайте нас: