Барлык яңалыклар
Киңәш базары
19 ноябрь 2019, 18:55

Башлы булу авызга бәйле

Көнбатыш галимнәре тикшеренүләренә караганда, ми күзәнәкләренә азыклар ярдәм итә.

Көнбатыш галимнәре тикшеренүләренә караганда, ми күзәнәкләренә Омега-3 төркеме кислоталары ярдәм итә. Ул сардина, скумбрия, сөләйман балыкларында бар.
Шулай да баш мие иң күп энергияне кузаклы үсемлекләрдән ала икән. Галимнәр аеруча ясмыкка өстенлек бирә.
Тимергә бай булган тана һәм сыер итләре ике ярымшарның да кан әйләнешен яхшырта һәм фикерләү сәләтен үстерә.
Җир җиләге, каен җиләге, карлыган С витаминына бай. Алар ми күзәнәкләрендәге нерв төеннәре эшчәнлегенә йогынты ясый һәм кәефне күтәрә.
Диңгез устрицасы, лангуст, креветкаларда В12 витамины күп. Ул минең бөтен өлешен стресстан, депрессиядән арынырга ярдәм итә.
Тавык йомыркасындагы лецитин һәм фосфолипид матдәләренең мидәге күпсанлы күзәнәкләр мембранасы өчен әһәмияте зур. Бу матдәләр күзәнәкләргә сигнал килүне көчәйтә һәм минең тулы бер орган буларак эшчәнлеген арттыра.
Шпинат һәм яфраклы салатлар хәтерне ныгыта, алардагы В витамины нерв күзәнәкләре тукымасына уңай тәэсир итә.
Кара шоколад ми үзәген тынычландыра һәм канәгатьләнү хисе уята, В күңелне күтәрә.
Бу исемлектә авокадо да бар. Ул җимеш С витаминына бай, шунлыктан биш мие күзәнәкләрен яшәртү үзлегенә ия. 

Читайте нас: