Табигать кышка кереп барса да, көзнең тиз генә бирешәсе килми. Кояшлы, салкын көннәр пыскак яңгырлар белән чиратлаша, төнлә яуган кар төш җитүгә эреп бетә. Моңа көзге депрессия, күңел төшенкелеген дә өстәсәң...
Ә бит авырулар шуны гына көтеп тора! Салкын тию, туктаусыз ютәлләү аеруча җанга тия. Шунысы шатлыклы, ютәлдән котылу өчен хәзер кыйммәтле дарулар сатып алуның хаҗәте юк! Гап-гади кәбестә яфрагы һәм бал ярдәмендә ютәл сезне 3-5 көн эчендә ташлап китәчәк! Рецепты түбәндәгечә.
Кәбестәнең яфрагын алып, аны 1-2 минутка кайнап торган су эченә төшерәбез. Аннары өстенә бал сылап, шушы яфракны күкрәк өстенә куярга кирәк. Ютәл аеруча көчле булганда, кәбестәнең ике яфрагын файдаланырга мөмкин. Аларның берсе – күкрәккә, икенчесе аркага куела. Өстенә кысып тора торган майка яки футболка киябез. Бу яфраклар төн эчендә тәннән шуып төшмәсен өчен кирәк.
Иртәнгә сез кәбестә яфрагын күрмәячәксез. Ул бал белән бергә төн эчендә тәнгә сеңеп бетә. Шушы дәва чарасын куллансагыз, ютәлегез нинди генә көчле булмасын, 3-5 көн эчендә юкка чыгачак! Иң мөһиме: аның организмга бер зыяны да юк!