Барлык яңалыклар
Киңәш базары
15 ноябрь 2019, 12:25

Югары кан басымыннан котылуның иң гади ысулы

Соңгы берничә елда мине кан басымының югары булуы җәфалый. 150/100дән төшкәне юк аның. Табиблар моның сәбәбен гәүдә авырлыгының кирәгеннән артык булып, организмда матдәләр алмашынуы (метаболизм) акрын баруы белән аңлата. Дәваханәдә әллә ничә төрле дару сатып алуга рецептлар да бирделәр. Тик дару нәрсә инде? Химия! Бер урыныңны төзәтә, икенчесен җимерә! Бавыр, ашказаны асты бизе, ашказаны кебек органнарга аеруча зур зыян килә. Шулай да күптән түгел мин Интернеттан үзем өчен бер бик файдалы рецепт таптым. Үзе гади, үзе нәтиҗәле. Ай дәвамында шуны кулландым. Кан басымым 30 берәмлеккә төште. Хәзер ул 125/85тән артмый. Әлеге рецептны мин сезнең игътибарга да тәкъдим итәм. Ул бик гади: аны әзерләү өчен сарымсак белән сөт кенә кирәк.

БЕРЕНЧЕ ЫСУЛ
Бер стакан сөт һәм ике баш сарымсак алабыз. Сарымсакларны чистартып, өстенә сөт коеп, кайнатып чыгарабыз. Аннары сарымсак бүлемтәләре йомшарганчы 30 минут чамасы кайнатабыз. Соңыннан сөзеп, бүлмә температурасына кадәр суытабыз. Әлеге сөтне көненә 3 тапкыр берешәр аш калагы күләмендә эчәбез.
ИКЕНЧЕ ЫСУЛ
Бер литр сөткә биш баш сарымсак алабыз. Сарымсакны чистартып тормыйбыз! Тузаннарын гына юып төшерәбез! Сөтне кәстрүлгә коеп, өстенә сарымсакларны салып, 15-20 минут кайнатабыз. Аннары суынганчы көтәбез, сөзәбез һәм көненә ике тапкыр яртышар стакан эчәбез. 2-3 ай буена бер көнне дә калдырмыйча шушы шифалы эчемлекне кулланырга кирәк. Файдасын берничә көннән соң ук күрәчәксез! Берничә ел үткәч, югары кан басымыгыз кире әйләнеп кайтса, әлеге курсны яңадан кабатлыйбыз.
Читайте нас: