Барлык яңалыклар
Киңәш базары
11 ноябрь 2019, 21:25

Өрек чикләвегенең тышчасы шикәр диабетыннан дәвалый!

Шикәр диабеты, радикулит, буыннар сызлавы, ашказаны җәрәхәте, хәтер бозылуы, баш авыртуы, нервлар киеренкелеге, йокысызлык, мастопатия һәм башка күп авырулардан котылу өчен өрек чикләвеге бүлемтәләре арасындагы тышчадан төнәтмә ясап эчәргә кирәк. Аны әзерләү бик җиңел.

Ике аш калагы тышчаны алып, караңгы төстәге пыяла савытка салабыз. Тышча күмелеп беткәнче, өстенә аракы коябыз һәм ике атнага караңгы урынга алып куябыз.
Төнәтмәне түбәндәге тәртип буенча куллану кирәк. Баштагы мәлдә 5-6 тамчы төнәтмә ике аш калагы суга кушып эчелә. Соңрак аның күләмен ике тапкырга кадәр арттырырга да мөмкин. Дәвалану курсы 3 атнадан 3 айга кадәр тәшкил итә.
Йокысызлыктан һәм невроздан интеккәндә әлеге төнәтмәне 25-30 тамчы күләмендә көненә өч тапкыр эчәләр. Буыннар сызлаганда һәм радикулитта төнәтмәне авырткан урынга ышкып сеңдерергә кирәк.
Кыскасы, өрек чикләвегенең эче генә түгел, кабыгы да, тышчасы да, хәтта яфраклары да сәламәтлеккә файдалы.
Читайте нас: