Барлык яңалыклар
Киңәш базары
31 октябрь 2019, 12:50

Пешкән суган килеште

Исәнмесез, "Тулпар" журналында эшләүчеләр!Сез берзаман суганның файдасы турында язган идегез. Суганның файдасы аның белән генә бетми әле ул. Үземдә сыналган бер рецепт турында язып китәсем килә. Хәзер бит диабет чире күп, бәлки файдасы тияр.

Кандагы шикәрне төшерү өчен, минем үземә пешкән суган килешә.
Суганны әрчеп, микродулкынлы мичтә пешереп алам. Эрерәк булса, 5 минут кирәк, ваграгы 3 минутта да йомшара. Исе, ачысы да бетә. Көннең теләсә кайсы вакытында ашарга була. Шикәр нормага килгәч, профилактика өчен, 2 айга бер 1 атна буе пешкән суган ашап алам.
Шулай ук, ит шулпасы пешергәндә дә, кайнап чыгу белән, әрчеп, бер баш суган салып җибәрәм.
Сәлам белән, Сания апагыз.
Читайте нас: