Барлык яңалыклар
Киңәш базары
4 октябрь 2019, 12:31

ТӨН ЭЧЕНДӘ БЕР КИЛОГРАММГА ЯБЫГАСЫГЫЗ КИЛӘМЕ?

“Росстат” җитәкчесе Александр Суринов билгеләвенчә, бүген 19-60 яшьтәге русиялеләрнең 40 проценты гәүдә авырлыклары нормадан артык булудан интегә. Соңгы биш елда бу күрсәткеч 16-24 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында өч тапкыр арткан һәм барлык яшьләрнең 6 процентын симез гәүдәлеләр тәшкил итә. Ә инде 25-39 яшьлекләр арасында әлеге күрсәткеч 42 процентка җиткән. Авыр гәүдәлеләрнең иң күбе 55 яшьтән узганнар арасында. Аларның 77 проценты кирәкмәгән килограммнарга ия. Артык авырлыктан ничек котылырга соң? Бүген без сезнең игътибарга моның бик гади бер рецептын тәкъдим итәбез. Ул сезгә төн эчендә бер килограммга кадәр артык авырлыгыгызны югалтырга ярдәм итәчәк. Рецепты түбәндә.

Моның өчен бер зур кызыл чөгендер һәм җылы су кирәк булачак. Чөгендерне вак кыргыч аша үткәреп, өстенә бер калак зәйтүн мае салабыз. Аннары җентекләп бутыйбыз. Шушы салатны ашагач, артыннан бер стакан җылы су эчеп куябыз. Әлеге ризык тәннән бер килограммга кадәр шлакларны куып чыгарырга сәләтле!
Бу нәрсә белән аңлатыла соң? Сере гади: чөгендер клетчаткага бай. Ул исә су белән кушылгач кабара һәм үзенә ашказанындагы бөтен кирәкмәгән әйберләрне җыя башлый. Иртән алар табигый юл белән организмнан чыга.
Өстәвенә, чөгендердә калорияләр бик аз, ә аны эшкәртү организмга шактый авыр, ул күп энергия таләп итә. Ә энергия эшләп чыгару өчен, организм үзе күп калорияләр сарыф итә. Шул рәвешле, көн дә кичен чөгендер салаты ашаган кеше бик тиз ябыга, артык килограммнарын югалта.
Ашларыгыз тәмле, гәүдәгез зифа булсын!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: