Барлык яңалыклар
Киңәш базары
27 сентябрь 2019, 12:55

ЯБЫГАСЫҢ КИЛСӘ..., МАКАРОН АША!

Кайбер хуҗабикәләр макаронны бик өнәп бармыйлар, камыр ашы тазарта, янәсе... Ә итальян актрисасы Софи ЛОРЕН макароннан әзерләнгән аш-суны бик яратып ашый икән. Ни өчен дисезме? Чөнки макарон ябыктыра икән...

Аңлатып үтик, Италиядә макаронны бодайның каты сортларыннан эре итеп тартылган оннан әзерлиләр. Һәм ул бүтән аш төренә гарнир буларак түгел, ә аерым бер сый итеп бирелә.
Диетологлар бу сыйдан атнасына кимендә өч-дүрт тапкыр авыз итәргә киңәш бирәләр.
Углеводларга, клетчаткага һәм В-I витаминына бай булган макарон безне йөрәк һәм кан тамыры авыруларыннан саклый, стресстан арындыра, кәефне күтәрә һәм хәтта... артык килограммнардан котылырга ярдәмләшә икән. Моңардан тыш бу азыкта май бик аз микъдарда (0,9-1,5 процент) һәм аксым да иттәгегә караганда ике тапкыр азрак булуы мәгълүм. Хәер, кешене макарон түгел, ә аңа өстәлгән, кушылган һәртөрле калориялы тәмләткеч соуслар тазарта. Шуңа да бу ризыкны табынга яшелчәләр яки диңгездән алынган продуктлар (балык, диңгез кәбестәсе, кальмар һ.б.) белән бирергә киңәш ителә.
Мөһим эшлекле очрашуны тыныч кына үткәрәсегез киләме? Бу чарага бер сәгать кала... бер тәлинкә макарон ашагыз. Америка һәм Италия медиклары аны яхшы тынычландыргыч чара буларак бәялиләр.
Әмма нәтиҗәгә ирешү өчен макаронның сортын сайлый белү кирәк. Югарыда әйтеп үтүебезчә макарон бодайның вакламыйча тартылган каты сортларыннан әзерләнә. Бу хакта пакетның тышына язылган булырга тиеш. Инглиз телендә бу durum, итальянча semola grano duru буларак яңгырый. Мондый макарон шома, тигез, бертөрле формада һәм үлчәмдә. Төсе ачык сары һәм кара «сипкелле». Макарон тәмле булсын дисәң, аны кайнап торган суга салып, өстен япмыйча аз утта пешерәләр. 100 грамм макаронга 1 литр су алына.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: