Барлык яңалыклар
Киңәш базары
20 сентябрь 2019, 12:50

ОРГАНИЗМНЫ ЧИСТАРТУНЫҢ АЛТЫ ЫСУЛЫ

Даими стресслар, һаваның начарлануы, һәрьяклап химия «һөҗүме» безнең организмга йогынты ясамыйча калмый. Агулы матдәләр һәр күзәнәктә диярлек туплана. Нәтиҗәдә, йөрәк, ашказаны, бавыр авырта башлый. Өстәвенә, кешенең тышкы кыяфәте дә картая. Нинди генә хикмәтле косметик чаралар кулланма, аларның файдасы әлләни сизелми. Шуңа да организмны шлаклардан чистартып тору бик кирәк.Агулы матдәләр организмнан бөер, эчәкләр, тире һәм сулаганда тын юллары аша чыгарыла. Иң гаҗәбе, хәтта кеше йоклаган вакытта да шлаклар таркала яки бүленеп чыгарыла икән. Шуңа да чистарынырга теләгән кешегә иң тәүге таләп — йокыны туйдыру.Түбәндә күрсәтеләчәк чистарыну чаралары күп вакытны алмый һәм әлләни әзерлек тә таләп итми.

1. СУ ҺӘМ ТОЗ
Көнне бер стакан (250 грамм) су эчүдән башлагыз. Су эчкәннән соң тел өстенә бер чеметем йод катыштырылмаган эре тоз салыгыз һәм суырыгыз. Бу процедура 1-2 ай дәвамында башкарыла. Аннан соң 2-4 ай ял итәргә кирәк. Бу ысул, әлбәттә үзләрен яхшы хис иткәннәр өчен. Тозсыз диетада утырганнарга тәкъдим ителми.
ШӘХСИ ТӘҖРИБӘДӘН: Туганымны бакчада ниндидер бөҗәк тешләде. Тешләнгән урын башта кызарып торды һәм кычытты, аннан акрынлап үсә башлады. Ике атнада аның уртача диаметры 20- 25 сантиметрга җитте. Табиблар язган дарулар ярдәм итмәде. Гадәттә, аллергиядән кулланыла торганнарының да файдасы тимәде. Шулай да бер табиб моның бөҗәк тешләгәннән түгел, ә ниндидер химик азыкка реакция икәнлеген ачыклый алды.
Ул шушы «тозлы — сулы» дәваны тәкъдим итте. Кызарган урын әкренләп агара башлады һәм бер атна дәваланганнан соң юкка чыкты.
2. ЗӘЙТҮН МАЕ
Ашар алдыннан (ярты сәгать элек) бер аш кашыгы зәйтүн маен куллану сезнең тирегезне шома һәм сәламәт ясар. Зәйтүн мае урынына, аптекаларда сатылган җитен маен кулланырга да була (ул, әлбәттә, ачырак). Бер ай май кулланганнан соң бер ай ял итү сорала.
Майны көненә өч тапкыр эчү мөмкинлеге булмаса, аны иртән бер тапкыр эчү дә бавырыгыз эшчәнлеген күпкә җиңеләйтер.
Организмдагы иң мөһим фильтр — бөерләр. Аларны елына бер булса да чистарту зарур.
3. БӘВЕЛ КУДЫРТУ ЧАРАЛАРЫ
Бөерләрне ничек чистартырга соң? Бу катлаулы эш түгел. Һәр аптекада диярлек бәвел кудыручы чәйләр бар. Моңардан тыш һәр иртә яшелчә-җимеш сутлары эчәргә кирәк. Сутларның чи яшелчә-җимештән сыгылганы кулланыла.
Көзгелектә карбыз ашау бик файдалы. Аның суты – бәвел кудыручы иң көчле чара.
4. АЧ ТОРУ
Моның өчен, әлбәттә, ихтыяр көче кирәк. Ач торганнан соң авыруның хәле яхшыра, ә инде сәламәт кеше мондый «ураза»дан соң үзендә рухи күтәренкелек һәм тәнендә көч-кодрәт тоя.
ШӘХСИ ТӘҖРИБӘДӘН: Ата-бабалар юкка гына ураза тотмаган. Шәригать кануннары иң тәүдә мөэмин-мөселманның сәламәтлеге хакында кайгырткан.
Ураза — дәва чарасы буларак күптән расланган ысул.
5. ЯШӘРТҮЧЕ ЧАРА
Бу ысул кешенең күрү сәләтен яхшырта, тән тиресен шомарта, чәчен куеландыра. Кыскасы, күзгә күренеп яшәрәсең!
Моның өчен 200 грамм җитен маена (аптекаларда сатыла) 4 лимон, 3 баш зур булмаган сарымсак, 1 килограмм бал кушыла. Кабыгыннан әрчелгән ике ли¬монны һәм сарымсакны, 2 лимон¬ны кабыгын әрчемичә иттарткыч аша үткәрәбез.
Кушылманы әйбәтләп болгата¬быз һәм, пыяла банкага салып, каплап суыткычка куябыз.
Көненә өч тапкыр, ашарга ярты сәгать кала бер агач кашык кабарга кирәк.
6. КАН ТАМЫРЛАРЫН ЧИСТАРТУ
Бер аш кашыгы киптерелгән валериан тамыры белән ике аш кашыгы лаванда яфрагына бер литр ак виноград шәрабы кушыла һәм өч көн буена төнәтелә. Аны болгатып торырга кирәк.
Көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә кирәк. Чара бер ай дәвамында кулланыла. Ике-өч атна ялдан соң дәвалау курсы дәвам иттерелә.
Сәламәт булыгыз!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: