Барлык яңалыклар
Киңәш базары
19 сентябрь 2019, 17:29

ТЕСТ: СЕЗГӘ ИНФАРКТ ЯНЫЙМЫ?

Статистика мәгълүматлары буенча, Русиядә ел саен 300 мең йөрәге кинәт туктаудан вафат була. Кардиологлар йөрәк авырулары таралуның сәбәпләрен исәпләргә тәкъдим итә. Үзегезнең хәлегезне ачыклау өчен түбәндәге сорауларга җавап бирегез. Һәр уңай җавап 1 балл бирә.

1. Сез тәмәке тартасызмы?
2. Сезнең авырлыгыгыз тиешеннән артыкмы?
3. Әти-әниегез яки ата-бабаларыгыз арасында йөрәк авыруларыннан җәфаланучылар бармы?
4. Кан басымыгыз югарымы?
5. Гиподинамия (хәрәкәт итү активлыгының җитәрлек булмавын) тоясызмы?
6. Стрессларга еш дучар буласызмы?
7. Үзегезнең эчегезгә бикләнеп яшәргә тырышасызмы?
8. Татлы һәм майлы ризыкларны күп ашыйсызмы?
НӘТИҖӘ:
1-2 балл: Йөрәгегез өчен борчылырга урын юк.
3-4 балл: Йөрәгегезне саклагыз! Сезгә җитди борчылырга урын бар. Яшәү рәвешегезне кичекмәстән үзгәртергә кирәк.
5-8 балл: Кызганычка каршы, Сез инфаркт алдында торасыз. Кичекмәстән үзегезнең сәламәтлегегезне яхшырту чараларын күрегез. Табибка күренеп, йөрәгегезгә тулы тикшеренү үтегез!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: